Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Победа "Татар егете 2013"
Опубликовано: 26.11.201325 ноябрь К. Тинчурин исемендәге театрында “Татар егете 2013” бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды. “Татар егете 2013” бәйгесенең төп максаты – милләтебезнең чын татар егете нинди булуын күрсәтү, аларның сәләтләрен, уңганлыкларын ачу. Калабызның 7 районыннан килгән баһадир сыман көчле, уңган, җитез егетләре шул вазифаны үтибез дип, конкурс кысаларында ярыш узырдылар. 11 сыйнф укучысы Руслан Мөһәмәдиев “Татар егете 2013” конкурсында җиңүче булды!
Концерт агышы гаҗәеп ачышлар белән тулы иде. Тамашачылар егетләрнең барлык сәләтләрен күреп, сокланып утырдылар – биюгә, җырга, актерлыкка оста булган конкурсантлар иң элек үзләре белән визитка этабында таныштырдылар. Киләсе этап егетләрнең сәләт ягын ачты. Вахитов районы МББУ “Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия” исемен яклап килүче егетебез Руслан Мөһәмәдиев Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәреннән алынган тетрәндергеч монологы белән тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдырды.
Бәйге өлеше яндыргыч татар биюе белән тәмамланды. Егетләр монда да татар халкының чын горурлыгы итеп үзләрен күрсәтә белделәр. Жюри әгъзаләре киңәшләшүеннән соң, конкурсантлар “Сәйдәш вальсы” астына биеп, “Татар егете 2013” бәйгесенә нокта куйдылар.
Спорт һәм интелектуаль турларда җиңүче булган Руслан “Татар егете 2013” титулын да яулап алды. Җитезлеге, акыллы булуы, татар халкының тарихын һәм әдәбиятын яхшы белүе аңа зур ярдәм итте.
Русланны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә шундый ук матур һәм батыр булсын, милләтебезгә хезмәт итсен.
К списку новостей




