Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
15 май - Халыкара гаилә көне
Опубликовано: 15.05.2014ГАИЛӘ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты - пар белән, ир канаты - яр белән.
Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
Гаилә - ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Белгәнебезчә, гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер –берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә ул - ӘТИ,ӘНИ, БАЛАЛАР, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
К списку новостей




