Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
"Ул кабызган ут..." безнең гимназиябездә дә бар...
Опубликовано: 03.12.2014Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан күренекле драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Шул уңайдан 2 декабрь көнне К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында "Ул кабызган утлар балкышы" дип исемләнгән гала концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан сәнгать номерлары күрсәтү күздә тотылган иде:
1.Спектакльдән өзек;
2. Спектакльдән монолог;
3.Спектакльдән җыр;
4. Рәсем-эскиз.
Быелгы конкурста 200 дән артык рәсем- эскиз, 30 спектакльдән өзек, 35 монолог, 25 җыр катнашкан.
Конкурста гимназиябезнең данын яклап килгән 6б сыйныфы укучысы Галиева Аделина, "рәсем-эскиз" номинациясендә катнашып, 200дән артык конкурсантлар арасында 3 урынга лаек булды.
Без чын күңелдән Аделинаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗатына югары бәя бирелүен теләп калабыз!
К списку новостей




