Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Гамьле әңгәмә
Опубликовано: 21.02.2015Гимназиябездә күренекле кешеләр белән очрашулар әледән-әле булып тора. Шундый очрашуларның берсе 19 февраль көнне булып узды. Безгә кунакка халкыбызның ике танылган шәхесе: күренекле галим, техник фәннәр докторы, 150гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы, җәмәгать эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе президенты киңәшчесе Азат Шәймулла улы Зыятдинов һәм РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, журналистларның Россия һәм Татарстан хокумәтләре премиясе лауреаты Эльвира Кудрецкая килде. Аларның икесен дә Һ. Такташ иҗатына мәхәббәт берләштерә. Укучылар, укытучылар, КФУ студентлары катнашында узган әлеге очрашуда Азат Шәймуллович һәм Эльвира ханым Һ. Такташ иҗаты белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Азат Шәймуллович үзенең тормыш һәм хезмәт юлы хакында да бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Очрашу бик файдалы һәм эчтәлекле булды. Күңелләрдә матур хатирәләр озак сакланыр әле!
К списку новостей




