Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
"Әрнүле балачак. Сугыш чоры балалары истәлекләре" китабының авторлары белән очрашу
Опубликовано: 02.03.2015Бүген гимназиягә кунакка "Сугыш чоры балалары" ветераннар иҗтимагый оешмасының әгъзалары, "Әрнүле балачак. Сугыш чоры балалары истәлекләре" китабының авторлары Рафаэль Хаҗи улы Сальмушев, Рәфкать Исмәгыйл улы Ибраһимов, Мансура Гыйльметдинова, Саимә Сафиуллина, Роза Әхмәдиева килделәр. Сугыш афәтенең балалар язмышына төшкән кара күләгәсе ... Сугышның беренче көннәреннән үк ирек яратучы, җиңелмәс халыкның уртак җиңү теләге белән берләшүе, хезмәт батырлыгы, җиңелмәс рухлы нык токымның ачлык, ялангачлык, кайгыларга карамыйча, бер көн дә калмыйча илгә хезмәт итүе ... Боларны барысын да "Сугыш чоры балалары" китабы авторлары үз күзләре белән күргәннәр, җилкәләрендәге шул авыр йөкне күтәрә алганнар һәм бүгенге көндә безгә шушы күркәм китаплары аша җиткерә белгәннәр ...
Без, яшь буын, "Сугыш чоры балалары" иҗат төркеменә югары патриотик тәрбия бирүгә, безне халкыбызның бөек үткәне белән таныштыруга керткән фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей




