• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Татарстан, д. 40
Телефон: +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69
E-Mail: Эл. адрес школы:sch080@mail.ru, s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: sch080@mail.ru, 4519000003@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри"
Руководитель: Мансуров Роберт Мияссарович
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 808 уч-ся, из них 35 иностранных граждан
У нас учат: 53 преподавателя

Новости

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге Елы тәмамлануга багышланган республика чарасы

Опубликовано: 26.11.2021

2021 нче елның 26 нчы ноябрендә мәктәптә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге Елы тәмамлануга багышланган республика чарасы булып узды. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: Марат Готыф улы Әхмәтов-ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары; Илдар Ирек улы Гыйльметдинов-милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары; Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева-Казан дәүләт мәдәният институты ректоры; Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры; Ирек Асаф улы Ризванов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы; Марсель Шәрипҗан улы Таһиров, Татарстан Республикасының "Көрәш" федерациясе башкарма директоры, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Татарстан яшьләре"газеталары вәкилләре катнашты. Мәктәп укучылары хөрмәтле кунакларны төрле телләрдә сәламләү сүзләре белән каршы алды. Башлангыч мәктәп укучылары "Аулак өй" композициясенең фрагментын күрсәттеләр, очрашуда кунакларга Каюм Насыйриның китабы бүләк ителде. Кунаклар мәктәпнең спорт залында мәктәпнең атказанган физик культура хезмәткәре - Яруллин Ә.Ш. исемендәге милли көрәш буенча турнирның барышы белән таныштылар. Бәйрәмнең финал өлешендә актлар залында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге Елы тәмамлануга багышланган концерт күрсәтелде. Концертта мәктәп укучылары, күп милләтле якшәмбе мәктәбе, З.В. Хәбибуллин исемендәге 7 нче музыка мәктәбе укучылары, мәдәният институты һәм КФУның ИФК студентлары чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында укытучылар һәм укучылар коллективы башкаруында мәктәп гимны яңгырады.

Фотографии



К списку новостей