МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Татарстан, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69 |
| E-Mail: | Эл. адрес школы:sch080@mail.ru, s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: sch080@mail.ru, 4519000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри" |
| Руководитель: | Мансуров Роберт Мияссарович |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 808 уч-ся, из них 35 иностранных граждан |
| У нас учат: | 53 преподавателя |
Новости
Кукмара муниципаль районы мәгариф системасы җитәкчеләре катнашында семинар-конференция
Опубликовано: 10.11.202310 нчы ноябрь көнне, мәктәбебезнең 100 еллык юбилеен каршылау уңаеннан, Кукмара муниципаль районы мәгариф системасы җитәкчеләре катнашында семинар-конференция гөрләп узды. Махсус әзерләнгән программа буенча кунакларны иртән-иртүк каршы алып, чарабызны Каюм Насыйриның сынлы композициясе янында очрашудан башлап җибәрдек. Күтәренке рухта башланган чарабыз иртәнге чәй, К. Насыйри музеена экскурсия, математика, химия, татар әдәбияты, биология, технология фәннәреннән ачык дәресләр карау белән дәвам итте. Актлар залында узган ачык чаралар беркемне дә битараф калдырмагандыр: 1 нче сыйныфларны “Россия бөркетләре” оешмасына багышлау , “Гаделлек лигасы” хокук саклау отряды һәм “Яшь инспекторлар” чыгышы бер-бер артлы уза торды... Кукмараның мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе вәкилләре белән беррәттән, семинарга килгән кунаклар арасында аерым ихтирамга лаек булган олы яшьтәге ветеран укытучыларыбыз - олпат шәхесләребез дә бар иде. Биология фәннәре докторы, академик, Татарстан һәм Россиянең фән эшлеклесе, 400гә якын фәнни хезмәт авторы, бик күп фәнни дәрәҗәләргә ирешкән Фәрит Габделхак улы Ситдиков әнә шундыйлардан. “Кеше никадәр бөек булса, шулкадәр гади була”, - дигән әйтем бар бит. Бу сүзләр нәкъ менә аның турында әйтелгән кебек. Мәктәпкә килүе дә очраклы тугел, әлбәттә. Фәрит Габделхак улы Ситдиков - кайчандыр бу мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән шәхес. Үзе тәҗрибә туплаган, аның яшьлек чоры белән бәйле әлеге мәктәп хәтирәләре хакында ул сөйләп туймый... Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: бүгенге семинар, берьяктан, тәҗрибә уртаклашу булса, икенче яктан, мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган күркәм бер очрашу кичәсе булып торды.
К списку новостей









