• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа №80 с углубленным изучением отдельных предметов имени К.Насыри» Вахитовского района г. Казани/Казан шәһәре Вахитов районы “Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Татарстан, д. 40
Телефон: +7(843)-292-52-61;+7(843)-292-02-69
E-Mail: Эл. адрес школы:sch080@mail.ru, s80.kzn@tatar.ru эл. адрес директора школы: sch080@mail.ru, 4519000003@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №80 имени Каюма Насыри"
Руководитель: Мансуров Роберт Мияссарович
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 808 уч-ся, из них 35 иностранных граждан
У нас учат: 53 преподавателя

Новости

Татар кызы. Татар егете

Опубликовано: 17.11.2023

"Татар кызы. Татар егете” бәйгесе гөрләп узды. Бүген, ягъни 17 нче ноябрь көнне, мәктәптә, шаулап–гөрләп, “Татар кызы. Татар егете” бәйгесе узды. Бәйгенең шартлары район күләмендә уза торган конкурс нигезләмәсеннән алынды, ягъни бәйге-сынау шактый җитди номинацияләрдән тора иде. 5–8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары әлеге бәйгегә ике атна дәвамында әзерлек алып бардылар.
Мәктәп сәхнәсендә 12 сыйныфның егет һәм кызлары көч сынашты. Алдан әйтеп узганча, бәйге җиңелләрдән булмады: укучылар
4 номинациядә чыгыш ясап, жюри тарафыннан җентекле бәяләнеп , һәрберсе үзләренең гадел җиңүенә иреште. 3 нче урынны 7В сыйныфыннан Хафизов Шамил һәм Гыйззәтуллина Алсу яуласа, мөхтәрәм 2 нче урынга 8Б сыйныфыннан Ситдыйков Динияр белән Хафизова Камилә лаек булды. Ә мондый бәйгеләрдә исә күпләр кызыгырлык 1 нче урынны 8В сыйныфы укучылары Минсафина Камилә һәм Гасыймов Нияз пары беркемгә дә бирмәде! Бәйгедә катнашучы укучыларыбызның костюм, презентация, сөйләм телләренә, уйнау осталыкларына сокланмаган кеше калмады!
Мәктәп директоры тарафыннан кул кысып тапшырылган дипломнарын укучылар әле озак хәтерләр.
Без исә, үз чиратыбызда, укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Милләтебезнең горурлыгы булып үсеп, чын татар егетләре һәм кызлары булып җитлегүләрен теләп калабыз. Аларны әзерләүдә катнашкан сыйныф җитәкчеләренә һәм татар теле укытучыларына, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына тирән рәхмәтебезне җиткерәбез!

Фотографии



К списку новостей