Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 148 ,иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Йомры икмәк" әкияте 17.01.2020

Бүген безнең бакчабызда, мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары, икенче кечкенәләр төркемнәренә "Йомры икмәк"(рус халык әкияте) курчак спектаклен күрсәттеләр. Спектакль татар телендә алып барылды. Әкият аша балаларның тыңлау сәләтен, игътибарлылыкны арттыруга, театр сәнгатенә кызыксынучанлык, сөйләм телен үстерүгә юнәлтелде. Спектакль бик уңышлы килеп чыкты. Ә нәни караучыларыбыз рәхмәт йөзеннән озак итеп кул чапты.
-
Бәйге 15.01.2020

Бакчабызның икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Шәрипҗанова Асылбикә, әти - әнисе белән "Музыкаль гаилә" дигән бәйгедә катнашты. Алар " Бәхетле бул, бәбкәем" дигән җырны башкардылар. Чыгыш жюри тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Сау бул, чыршыкай! 09.01.2020

Кышкы каникуллардан соң , безнең балалар бакчасында “Сау бул, чыршыкай” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрелде. Менә бүген дә без балалар белән музыка залына җыелдык. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, яңа ел иртәсендәге җырларны, биюләрне, шигырьләрне искә төшерделәр. кызыклы уенннар уйнадылар. Чара ахырында балалар чыршы белән саубуллаштылар. Тылсымлы бәйрәмнең төп символы белән аерылышу моңсу да булды кебек, ләкин безне әле алда күп төрле матур бәйрәмнәр, бәйгеләр, кызыклы чаралар көтә.
-
Яңа ел иртәләре 26.12.2019

Бакчабызда котелгән яңа ел иртәләре узды. Һәр төркем балалары әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтте. Һәркайсының кыш бабай янында матур күренәсе килде, шигырьләрен бүләк итәсе килде. Ә инде бәйрәмне бозырга теләгән маймыл белән көнгерә чыгышы, барысын да дулкынландырды, алар бит чынлап та капчыкларны бутаганнар, бүләкләрне үзара бүлешмәкче булганнар, ләкин кыш бабай аларга юл куймас, балалар ул бүләкләргә лаек. Маймыл белән көнгерә начарлык эшли торганнардан түгел икән, аларның да бәйрәмгә киләселәре килгән, кыш бабай да, балалар да аларны гафу иттеләр, әлбәттә, соңыннан алар бергәләп бәйрәм иттеләр.
-
"Яңа ел могҗизалары" 23.12.2019

Яңа ел бәйрәме җитәрәк, бакчабызда "Яңа ел могҗизалары" дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар әти-әниләре белән нинди генә кул эшләре ясап алып килмәгәннәр. Алар ярдәме белән, бакчабызда бик матур фотога төшү зонасы оештырылды. Бакчабызда бәйрәм рухы хөкем сөрә, һәммәсе дә яңа елны көтә.
-
"Юлда сак бул!" 17.12.2019

Бүген бездә кунакта Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилатика бүлеге белгече Мозаффарова Зөлфия Вәгыйз кызы булды. Ул балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Балаларга " Юлларда сак бул!" дигән презентация күрсәтте.
-
Семинар - практикум 13.12.2019

Бүген безнең балалар бакчасында, "Сәнгать-эстетик юнәлеш кысаларында педагогның уңышлы белем бирү эшчәнлеге факторы буларак, педагогның идарә компетенцияләрен үстерү" дигән темага районкүләм семинар - практикум үткәрелде. Бакчабызның мөгаллимнәре үзләренең эшчәнлекләре белән уңышлы гына чыгыш ясадылар, һәр чыгыш үзенчәлекле, кызыклы, мавыктыргыя иде. Килгән кунаклар белән төрле мастер класслар үткәрелде. Әти-әниләр дә читтә калмады, алар музыкаль бүләк әзерләделәр. Семинар - практикум азагында, сәнгать - эстетик юнәлеше буенча район метод берләшмә җитәкчесе бик югары бәяләде.
-
Мастер класс 11.12.2019

"Табигать кеше тәрбияләүнең бай чыганагы" - дип язды күренекле педагог В.А.Сухомлинский. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу -балаларның рухи дөньясын баета уйларга өйрәтә. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус , тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчада экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Шул уңайдан бүген бездә кунакта В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты волонтерлары булды. Алар балалар белән, һәр төркемдә, яшь категориясенә туры килгән "Яңа ел уенчыклары" ясадылар.
-
Бәйге 09.12.2019

Бакчабызның мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Разяпова Зиля, Илһамият " халыкара сөйләм һәм вокал сәнгате конкурс-фестивале"ндә катнашып, II нче дәрәҗәдә җиңү яулады.
Котлыйбыз!
-
Без төрле, әмма без бергә! 04.12.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата уңай, ихтирамлы мөнәсәбәтләрен формалаштыру һәм сәламәтлек кыйммәтләрен аңлау, мондый кешеләрнең безнең белән янәшә яшәвен аңлату максатыннан, безнең бакчабызда "Без төрле,әмма без бергә" дип исемләнгән инвалидлар декадасы үткәрелә. Балалар “Игелекле йөрәк” презентациясен карый, тәрбиячеләр үз төркемнәрендә балалар белән “Авыруга ничек ярдәм итәргә”, “Игелекле булу”, “авыруга ярдәм итик” кебек әңгәмәләр алып бара, шулай ук “ Җидечәчәк”(В Катаева), “Вова-игелекле җан” (А.Барто) һәм башка әсәрләр укыла, “Без бергә” дигән рәсем күргәзмәләре оештырыла. Шулай ук , ел саен традициягә әверелгән “Яхшы гамәлләр агачы” проекты да алып барыла.









