Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3, второе здание ул.Нариманова, д.70 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93;+7(843)-293-37-27 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 210 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 21 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Татарстан конституциясе көне 06.11.2021

Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез.
Бәйрәм белән!
-
Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз!!! 04.11.2021

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Халык бердәмлеге көненә багышлап бакчабызда чаралар үтте һәм үтәчәк. Өлкәннәр төркеме туган илебездә яшәүче халыклар белән, аларның бизәкләре белән танышты, баш киемнәрен киеп карады. Шулай ук Рәсәй флагы рәвешле күмәк иҗат эше ясады.
Филиалда татар төркеме халыклар бердәмлегенә багышланган почмак ясаган, кечкенәләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме таныштыру шөгыльләре үткәргән.
Шулай ук төп бинада бәйрәм узачак. Балалар әз булу сәбәпле, ул соңарып үткәреләчәк.
-
Бүген Юл Хәрәкәтлеге Иминлеге көне 27.10.2021

Бакчабызда ЮХИ көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелде.
-
Көзге шигырь бәйрәме. 20.10.2021

Шигырь бәйрәмнәре - безнең күптәнге файдалы һәм кызыклы йолабызга әйләнеп бара. Елдан ел төрле кызык темалар алырга кабатланмаска тырышабыз. Кайбер төркемнәр аеруча актив, мәсәлән, өлкәннәр төркеме. Бу конкурсны яратып, татар телендә бик күп шигырь сөйләүче булды.
-
Икмәк - тормыш нигезе. 13.10.2021

Бу елны төп бинада көзге бәйрәмнәр Икмәккә багышланды. "Икмәк - тормыш нигезе" дип аталган бәйрәмнәр җырлы-биюле күңел ачу булып узды.
Кояшның җылы нурларын,
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
-
Хуш, Сөмбелә! Сине икенче елга да көтеп калырбыз. 06.10.2021

Филиалда күңелле итеп көзге бәйрәмнәр узды.
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз!!! 01.10.2021

Һәр елдагыча безгә бу көнне иң яраткан, хөрмәт иткән кунакларыбыз килде. Балалар белән бергәләшеп педагоглар бик күңелле концерт әзерләделәр. Чәй табынын да күмәкләшеп гапләшеп үткәрдек.
-
"Көз сихерләре" 28.09.2021

Бакчабызда "Көз сихерләре" исемле кул эшләре күргәзмәсе туплау бара. Бөтенегезне чакырабыз. Әлегә алдынлыкны уртанчылар төркемнәре ала.
-
Безнең профсоюз - иң яхшы профсоюз! 08.09.2021

Бүген бакчабызда профсоюз вәкилләренә яңа электрон билетлар тапшыру тантанасы узды. Профсоюзның уңай һәм файдалы якларын исбатларга коллективка кунакка Джузе, Карлсон, Фрекен Бок килде. Алар Фунтик һәм Беладоннаны профсоз вәкиллегенә кабул итте. Шулай ук коллективның активларын район профкомы грамоталары белән бүләкләү дә булды.
-
Яхшылык атналыгы - дуслык көне. 08.09.2021

Бу атна шәһәркүләм Яхшылык кылу атналыгы дип игълан ителде. Безнең яңа килгән кечкенәләребез дә бу атналыкка кушыла. Алар дуслык көнендә коллектив кул эше ясап, үзләренең дуслыгын күрсәтә.








