Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Валиева Айгуль Фариятовна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 182 воспитанника, из них иностранных граждан -1 |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
- I Республиканский конкурс-фестиваль "Золотые нотки" среди дошкольных учреждений РТ 10.03.2020
-
8 Март иртәләре - Утренники 8 Марта 05.03.2020

Бүген әниләр бәйрәме, бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген, гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә куана шулай алар,
Әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар.
-
Ачык дәрес - Открытая ОД 03.03.2020

Бүген туган тел тәрбиячесе Габдрахманова Рузилә Рафилевна ТАССРның 100 еллыгына багышлап КВН эшчәнлек үткәрде. Эшчәнлектә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Алар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Эшчәнлек күтәренке рухта узды.
-
100 ел - ТАССР - 100 лет 02.03.2020

Бакчабызда "Татарстан бүген һәм 100 ел элек" дигән исем астында бәйге узды. Бәйгенең максаты балаларның туган як турында күзаллауларын үстерү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, ата-аналарны балалар белән берлектә бәйгедә катнашырга җәлеп итү иде. Балалар әти-әниләре белән берлектә төрле эшләнмәләр ясап бәйгедә актив катнаштылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Ветераннар белән очрашу - Встреча с ветеранами 27.02.2020

Бүген безнең бакчада, мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы ветераннар белән очрашу кичәсе узды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Балалар кунакларны матур чыгышлары белән сөендерделәр. Ветераннар да балалар өчен Бөек Ватан сугышы турында бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. Әлеге чара балаларның Бөек Ватан сугышы турында күзаллауларын устерүгә ярдәм итте һәм балаларга әхлакый - патриотик тәрбия бирүдә нәтиҗәле алым булды.
-
"Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче" бәйгесе - Конкурс чтецов 21.02.2020

Туган тел көне уңаеннан "Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче" бәйгесе узды. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
-
Ватанны саклаучылар көне - День защитников Отечества 20.02.2020

Бакчада тәрбияләнүче балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, бүген музыка җитәкчесе Салахова Айгуль Ринатовна ачык белем бирү эшчәнлеге уздырды. Балалар Ватанны саклаучылар көне турында күзаллауларын киңәйттеләр. Матур җырлар, биюләр белән чара күтәренке кәефтә үтте.
-
Юл йөрү иминлеге - Безопасность дорожного движения 18.02.2020

Сегодня для наших воспитанников была организована встреча ведущим специалистом отдела профилактики ТУ ГБУ "Безопасность дорожного движения" Музаффаровой З.В. В ходе встречи Музаффарова Зульфия Вагизовна провела беседу по основным правилам дорожного движения для пешеходов, провела с детьми игры. Также дети смотрели обучающие мультфильмы по данной теме. Воспитанники активно принимали участие в обсуждении дорожных ситуаций. Подобные мероприятия проходят систематически и помогают предостеречь детей от опасных ситуаций на дорогах.
-
Ачык дәрес - Открытая ОД 18.02.2020

Бүген зурлар логопед төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеге узды. Эшчәнлекнең максаты - матур әдәбият аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү, балаларның дуслык турында күзаллауларын үстерү. Балалар "Куркак юлдаш" әкияте аша яхшы һәм яман дус турында фикер алыштылар.
Мондый чаралар бакчабызда даими уздырыла. Тәрбияче Шигапова Нурзия Юсуповнаның эш тәҗрибәсе һәркем өчен үрнәк алырлык.
-
Янгын куркынычсызлыгы -Пожарная безопасность в ДОУ 14.02.2020

Табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен формалаштыру максатыннан төркемнәрдә балалар белән әңгәмәләр, белем бирү эшчәнлекләре узды, уеннар оештырылды. Шулай ук һәр төркемдә янгын куркынычсызлыгы почмаклары ясалды. фото.rar








