Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Аҗаган!!! 22.02.2023

Мәктәп белән "Аҗаган" уенында катнаштык. 1-5 сыйныф укучылары кар астыннан граната муляжларын эзләделәр. Тырыша торгач, табып бетерделәр.
-
Аҗаган - 2 22.02.2023

6-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Аҗаган" уены бик тә кызыклы оештырылган иде.Алар авыл буйлап Кар көртләре астыннан карта эзләделәр, картаны укып, ниһаять, Россия флагын таптылар!!!.Ура!!! Молодцы!!! "Аҗаган" уенын Россия һәм Татарстан гимнарын җырлап тәмамладык.
-
21 февраль- Туган телләр көне. 21.02.2023

21 февраль- Туган телләр көне. Шушы уңайдан, 2-4 сыйныфлар "Газиз Туган телем" дип исемләнгән бик эчтәлекле викторинада катнаштылар. Викторина җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.
Укытучы: Зиганшина Г. Г.
-
Ачык дәрес. 21.02.2023

3 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес булды. Укучылар "Сыйфат" темасын кабатладылар. Дәрес җанлы, эчтәлекле, ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп үтте. Балалар дәрестә актив катнаштылар.
Укытучы: Музафарова Р. Ф.
-
"Тел берләштерә" 21.02.2023

21 февраль- Туган телләр көне. Бүгенге кичәбез туган телгә багышланган. Тел- тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең телтеләкләрен, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Укытучы: Зинурова Р. Р.
-
"Татар сүзе"
21.02.2023
Мәктәбебез укучылары Батыршина С. (2 сыйныф укучысы), укытучысы Зиганшина Г.Г., һәм Нигматзянова И. (8 сыйныф укучысы), укытучысы Закирова Д. М. Молвино авылында уздырыла торган III районкүләм "Татар сүзе" бәйгесендә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Афәрин, укучылар. Уңышлар сезгә!!!
-
Мөһим темаларга сөйләшү/ Разговор о важном 20.02.2023

Бүгенге тема Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Һәрбер класста сөйләшү булып узды. Укучылар үзләренең әтиләре турында бик сөйләделәр.
-
Викторина. 17.02.2023

8-9 нчы сыйныфлар арасында М. Җәлилнең тормыы, иҗаты буенча мавыктыргыч викторина булып узды.Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар... Бик күп сорауларга җавап бирделәр.
Укытучы: Закирова Д. М.
-
Котлыйбыз!!! 17.02.2023

Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә "Үз халкын данга күмгән татарлар" дип исемләнгән VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Катнашучылар 12 секциядә үз проектларын якладылар. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Нигматзянова Илсинә шушы проектта катнашып, I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Илсинәне котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Укытучы: Закирова Д. М.
-
Муса Җәлил... 15.02.2023

Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән М. Җәлил халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә, шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.









