Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2019

Бүген 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Администрация.
-
Педагогик совет утырышы. 30.10.2019

Бүген укытучыларның чираттагы утырышы булып узды. Һәр сыйныф җитәкчесе I нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.
Администрация.
-
I чирек тәмам. 29.10.2019

30.10.19 - 06.11.19 - көзге каникуллар. Һәр сыйныфта укучыларны I чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, "Көзге каникул чорында үз-үзеңне тоту" дигән темага сөйләшүләр алып барылды. Укучыларга янгын һәм электр куркынычсызлыгы, сулыклар янында, кеше тормый торган йортлар тирәсендә, гадәттән тыш хәлләр вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында, транспортта үз-үзеңне тоту буенча инструктажлар үткәрелде.
Администрация.
-
Җәлил укулары. 29.10.2019

Мәктәбебезнең ике укучысы Васильево мәктәбендә уздырылган Җәлил укулары кичәсендә катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Чулпан "Красная ромашка" шигырен сөйләп II нче урынны (җитәкчесе Сафиуллина Рүзилә), 6 нчы сыйныф укучысы Зинурова Илсөяр катнашучы исемен яуладылар (җитәкчесе Зинурова Рәсимә) һәм алар грамота белән бүләкләнделәр.
Администрация.
-
Сөмбелә - 2019. 28.10.2019

Бүген мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме узды. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик тырышып әзерләнгән. Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән күргәзмә эшләнгән. һәр сыйныфтан Сөмбелә чыгышы тыңланды. 1 -7 нче сыйныф укучылары җыр, бию, шигырь, ә инде 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары үзара көч сынашып, җыр, бию, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 9 нчы сыйныф командасы җиңүче дип табылды. 2019 нчы ел Сөмбеләсе итеп 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Раилә билгеләнде.
Администрация.
-
Физкультура атналыгы - рәсем конкурсы. 26.10.2019

Физкультура атналыгы кысаларында "Спорт - сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага рәсем конкурсы оештырылды. 1 - 6 нчы сыйныф укучылары бик матур рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр күргәзмәгә куелды һәм урыннар билгеләнде. Укучылар грамота белән бүләкләнделәр.
Администрация.
-
Физкультура атналыгы.
25.10.2019
Бүген физкультура атналыгы кысаларында "Физкультура һәм география" дип исемләнгән уен узды. Бу уенда 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары көч сынашты.
Физкультура укытучысы: Бурганова Р.Р.
-
Татарча диктант язу.
19.10.2019
Бүген мәктәбебездә "Татарча диктант" акциясе узды. Шушы уңайдан укучылар, укытучылар, ата - аналар диктант язуда катнаштылар.
Администрация.
-
"Пятиборье" уены.
18.10.2019
Бүген мәктәбебездә "Пятиборье" уены булды. Монда 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары көч сынашты. Уенда 8 нче сыйныф укучылары җиңүче дип табылды. Укучыларга уңышлар телибез!
Физкультура укытучысы: Бурганова Р.Р.
-
Күңелле стартлар. 16.10.2019

Бүген мәктәптә физкультура атналыгы кысаларында 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар белән күңелле стартлар үздырылды. Алар "Бөркет" һәм "Лачын" командаларына бүленде. Ике команда да бик актив булды. "Бөркет" командасы җиңүче дип табылды.
Физкультура укытучылары: Бурганова Р.Р., Музафарова Р.Ф.









