МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
День родного языка/ Туган тел көне 21.02.2020

Сегодня Международный день родного языка. По традиции в школе проходят мероприятия посвященные данной дате. Учащиеся рассказали стихи и пели песни на родном языке.
“Без – татарлар, телебез – татар теле!” темасына әдәби кичә булып узды. Бу кичәдә укучылар сәнгатьле итеп Габдулла Тукай,Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур, Энҗе Мөэминова, Рәзил Вәлиев һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләрен укучы күңеленә үтеп керердәй итеп сөйләделәр. Шулай ук туган тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Мондый әдәби кичәләр туган телебезне онытмаска, гаиләдә, мәктәптә бары тик саф үз телеңдә сөйләшергә өнди. Без дә туган телебезне яратабыз һәм аның белән горурланабыз.
-
Патриотик җырлар фестивале 20.02.2020

Фестиваль патриотической песни. Под таким названием очередное мероприятие организовали среди учащихся школы. Фестиваль приурочили к 75 летию Победы и 100 летию образования ТАССР.
Патриотик җырлар фестивале исеме астында чираттагы зур бәйрәм чарасы узды. Мәктәп укучылары классларда әзерләгән җырлар Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында тематиканы колачлады.
-
Мы этой памяти верны 19.02.2020

Библиотекарь школы Шайхиева Г.И. провела школьное мероприятие посвященное Году памяти и славы в России "Мы этой памяти верны".
-
Каюм Насыйриның 195 еллыгын каршылап 14.02.2020

Авылның К.Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография музеенда шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның "Каюм коесы" китабы презентациясе узды. Әлеге очрашуда мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучылар кунаклар алдында чыгыш ясадылар.
Встреча учащихся школы с поэтессой Эльмирой Шарифуллиной.
-
Подведены итоги недели русского языка 10.02.2020

На общешкольной линейке учитель русского языка и литературы Гафиятуллина А.А. подвела итоги недели по предмету. Самые активные и отличившиеся учащиеся награждены грамотами и дипломами. Поздравляем!
-
Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк 05.02.2020

Бүген гомуми класс сәгатенә Ачасыр ФАП ы мөдире Гыйниятуллина Фәния Габбаз кызы чакырулы иде. Фәния ханым укучыларга вирус, грипп профилактикасы турында чыгыш ясады. Ничек сакланырга, нинди профилактик чаралар күрергә кирәклек турында әңгәмә корылды. Шулай ук яңа чыккан коронавирус турында кирәкле белешмә бирде. Укучылар Роспотребнадзор тәкъдим иткән видеороликлар карады һәм 5-6 класс укучыларының чыгышларын тыңлады.
-
Шахмат марафоны дәвам итә
04.02.2020
Бүген шахмат турниры 5-9 класс укучылары арасында узды. Ярышта нигездә егетләр катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче булып 9 класс укучысы Сайфудинов Умар табылды. Котлыйбыз!
-
Шахмат турниры 03.02.2020

Район уку йортларында шахмат марафоны игълан ителде. Аның кысаларында беренче турнир 1-4 класс укучылары арасында узып, җиңүгә 4 класс укучысы Минуллин камил иреште. Котлыйбыз!
-
ТР Дәүләт Советы хезмәткәре белән очрашу 01.02.2020

Бүген мәктәбебездә ТАССРның 100 еллыгына багышлап, ТР Дәүләт Советында тәрҗемәләр бүлегендә мөдир булып эшләүче Хәйруллина Нурия Габбаз кызы белән очрашу узды. Нүрия Габбазовна укучыларга бик кызыклы фактларга таянып, безнең дәүләтчелегебез турында сөйләде, үзенең эшчәнлегенә туктады. мәктәп китапханәсенә күп кенә кызыклы китаплар бүләк итте, шул исәптән үзе авторлыгындагы китапларны да. Мәктәп укучылары җавап итеп мөхтәрәм кунагыбызга үз чыгышларын һәм үз куллары белән ясаган кул эшләнмәсе бүләк иттеләр. Очрашуны оештырган татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гриппка каршы профилактика 29.01.2020

Мәктәптә грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар уза. Бу атнада 5-6 класс укучылары өчен гомуми класс сәгате узды.











