МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Шакирҗан Таһириның тууына 160 ел 12.03.2018

Бүген күренекле мәгърифәтче, педагог, беренче профессиональ татар рәссамы, рәсемле әлифба ясаучы Шакирҗан Таһириның тууына 160 ел тулган көне. Ш.Таһири Олы Ачасыр авылында туып, авыл мәдрәсәсендә белем алып Казан шәһәренә китеп зур педагогик эшчәнлек алып барган шәхес.
-
Әлифба бәйрәме 02.03.2018

Беренче класста Әлифба бәйрәме узды. Укытучы Шигабутдинова Г.Ф.
-
Аҗаган - 2018 22.02.2018

Хәрби-спорт айлыгы кысаларында укучыларның яратып көтеп алган "Аҗаган" уены узды. 5 командага бүленеп укучылар үзләрен һәрьяклап сынадылар. 1 урын- 9,1 класс командасы, 2 урын - 8 һәм 4,5 класс командалары, 3 урын - 6,2 һәм 7,3 класс командалары алды. Афәрин, укучылар!
-
"Ягез әле, егетләр!" ярышы 21.02.2018

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән спорт ярышы узды. Ярышны карарга укучыларның әтиләре һәм әниләре дә килгән иде. Чара алдыннан укучылар әтиләрен бәйрәм белән котлап чыгышлар ясадылар. Спорт ярышында "Бөркетләр" командасы җиңү яулады. Гомумән алганда мәктәбебезнең барлык егетләре дә үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм көчләрен күрсәтә алды. Афәрин!
-
Әтиләр конференциясендә чыгыш ясадылар 21.02.2018

Традицион рәвештә мәктәптә Әтиләр конференциясе булып узды. Әтиләр катнашында узган җыенда сүз мәктәптә укыту-тәрбия эшенең куелыш турында барды. Соңыннан укучылар әтиләрен матур чыгышлары белән сөендерделәр. Шулай ук әти-әниләр егетләрнең күңелле спорт ярышын да күзәтә алдылар.
-
Ачык класс сәгате 20.02.2018

Бүген Батырлык дәресе узды. Гомуми ачык класс сәгатендә ветеран укытучы Шәйхуллина Алсу Фатыйховна укучыларга Зоя Космодемьянскаяның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында сөйләде. Шулай ук Алсу апа үзенең сугыш кырында ятып калган әтисе турындагы истәлекләре дә укучыларга гыйбрәтле иде. Ветеран укытучыбыз әтисе сугышкан урыннарда булуы, ничек итеп аның каберен эзләп табуы турында сөйләде.
-
Ату буенча ярышлар 10.02.2018

Бүген мәктәп укучылары ату буенча ярышта катнашты. Беренче урынны - 6 класс, 2 урынны- 5 класс, 3 урынны- 9 класс укучылары алды. Ярышны ТИН укытучысы Гатауллин Л.И. уздырды.
-
Зарарлы гадәтләр турында әңгәмә 09.02.2018

Бүген мәктәптә мәдәният йорты җитәкчесе, ФАП хезмәткәрләре катнашында 5-9 класс укучылары өчен "Тәмәке һәм сыраның зарары" турында әңгәмә уздырылды.
-
Зоологик эстафета 08.02.2018

-
"Яшь химик" ларга багышлау 07.02.2018

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында, бүген 8 класс укучылары өчен "Яшь химик" ка багышлау уен-кичәсе узды. Химия укытучысы Шакиров Р.Ф. оештырган ярыш формасындагы чара укучыларның белемнәрен генә түгел, ә логик фикерләвен, тизлекләрен дә сынады.











