МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
География атналыгында 02.12.2016

География атналыгы кысаларында 6-7 класс укучылары фән буенча интеллектуаль ярыш оештырды. Уенны фән укытучысы Абзалина Гөлнур Әхмәтовна оештырды.
-
Инвалидлар каршында чыгыш ясадылар 02.12.2016

7-8 класс укучылары авыл мәдәният йортында оештырылган Инвалидлар белән очрашу, бүләк тапшыру тантанасында чыгыш ясап кайттылар.
-
Әниләр көне белән! 26.11.2016

Барлык әниләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш, балаларыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәгез!
-
Укучылар җыелышы 24.11.2016

Бүген мәктәп укучыларының гомуми җыелышы узды. "Безнең төп бурычыбыз -уку" дигән темага багышланган җыелышны "Идел" укучылар оешмасы президенты Бикмуллина Гөлия алып барды.
-
Кариев театры артистлары белән очрашу 19.11.2016

Бүген мәктәп укучылары Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары Алсу Фәйзуллина һәм Илфат Гыйбадуллин белән очраштылар. Шуны әйтергә кирәк, әле артистлар Ачасыр авылыннан. Кичә бик тә җылы атмосферада узды. Артистларыбыз сөйләп кенә калмыйча үз һөнәрләрен дә күрсәттеләр, җырлар башкарып, спектакльләрдән өэекләр дә күрсәттеләр. Очрашу ахырында истәлек буларак укучылар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен, ә мәктәп администрациясе рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.
-
Русский медвежонок-2016
16.11.2016
Учащиеся школы приняли участие в конкурсе "Русский медвежонок". Таким оброзом они еще раз оценили свои знания по русскому языку. После проверки работ учащиеся получат сертификаты.
-
Педагогик киңәшмә узды 07.11.2016

Бүген укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе узды. Төп чыгышны "Тәрбия юнәлешендәге заманча технологияләр" темасы буенча директор урынбасары Шакиров Р.Ф. ясады. Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында башлангыч класс укытучылары Шигабутдинова Г.Ф., Замалиева Ф.Г. бар иде.
-
Әхлак тәрбиясе сәгате 07.11.2016

Бүген авыл мәчете имамы Кадыйров Равил хәзрәт мәктәп укучылары өчен тәрбия сәгате уздырды. Очрашу мәктәп укучылары өчен бик тә кирәкле һәм файдалы булды дип әйтәсе килә.
-
Соревнования по ориентированию 21.10.2016

Вчера члены кружка "Юный турист" приняли участие в муниципальных соревнованиях по ориентированию. Наши ученики показали хорошие результаты и завоевали 1,2 и 3 места в своих категориях (руководитель Шакиров Р.Ф.). Поздравляем!
-
"Сөмбелә" бәйрәме узды 21.10.2016

Бүген мәктәптә көзге уңыш бәйрәме - "Сөмбелә" узды. Укучылар үзләрен һәръяклап күрсәтә алдылар. Төрле номинацияләр буенча бәйгеләрдә катнаштылар. Нәтиҗәдә беренчелекне 7 һәм 8 класс укучылары алды. Афәрин! Бәйрәм бик матур узды!











