Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
-
Котлыйбыз! 02.04.2024

Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Сөмбелә Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге үткәргән “Табигатьтә кышкы фенологик үзгәрешләр” Республика рәсем конкурсында җиңүче булды (җитәкче Гайнетдинова Д.Х.). Уңышлар телибез!
-
1 нче апрель – Халыкара кошлар көне 02.04.2024

Халыкара кошлар көне экологик бәйрәм, ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Яке мәктәбендә дә чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” – танып-белү сәгате, ә 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Кошлар турында беләсезме?” темасына викторина үткәрелде. Балаларга кошлар турында информация бирелде. Укучылар викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әкият геройлары - кошларны атап чыктылар, безнең янәшәдә нинди канатлы дуслар яшәве, ә кайсылары яз көне җылы яклардан кайтуы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Россия – сәламәт держава
01.04.2024
Бүген 4 нче чирекнең беренче көне. Традицион гомуммәктәп линейкасыннан соң, “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” проекты кысаларында “Россия – сәламәт держава” темасына дәрес үткәрелде. Анда сыйныф җитәкчеләре укучыларга сәламәтлекнең төп кыйммәт булуы турында мәгълүмат җиткерделәр, чөнки ул кешегә тулы канлы тормыш алып барырга, максатларга ирешергә, һөнәрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Сәламәтлеккә тәэсир итүче факторларны аңлау кешегә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга булыша. Физик һәм психологик аспектларны үз эченә алган кешенең сәламәтлек кыйммәтен аңлау аңа тормыштагы стресслы ситуацияләрне җиңәргә, уңышлы укырга һәм эшләргә мөмкинлек бирә. Сәламәтлек кеше өчен генә түгел, бөтен милләт өчен дә мөһим.











