муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
| Телефон: | +7(84371) 533-08 |
| E-Mail: | gimnzel5@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 526 учащихся |
| У нас учат: | 47 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Мәңгелек ут 06.05.2019

Бүген 5 нче гимназия укучылары Мәңгелек уттагы 1 нче постны ачу тантанасында катнашты
-
"Казан утлары" журналы белән очрашу 24.04.2019

Фәнил Гыйләҗев Тукай иҗатына тукталды.
-
Габдулла Тукай көненә багышланган китапханә дәресеннән мизгелләр 24.04.2019

-
Тукай декадасы
23.04.2019
Тукай декадасы көннәрендә үткәреләсе чаралар
№
Үткәреләсе чара
Җаваплылар
Үткәрү вакыты
1.
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Дәүләт фольклор ансамбле концерты
башлангыч сыйныф укытучылары
23.04.19.
2.
Рәсем бәйгесе. “Тукай әкиятләре иленә сәяхәт”
Башлангыч сыйныф укытучылары
22 .04.19.
3.
Шигырь укучылар бәйгесе “шигъри тәлгәшләр”
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары
25.04.19.
4.
Таяну ноктасы “Без Тукайның талантын хөрмәт итәбез”
Гарипова Р.Р.
25.04. 19.
5.
Тукай эзләре буенча әдәби десант
Садыкова Г.М., Нәҗипова Т.М.
26.04. 19.
6
“Тукайны беләсеңме”әдәби викторина(5-8,10)
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Атна дәвам ында
7
“Тукай музеена кульсәяхәт”
Бикмуллина Р.Г.
Шагиахметова А.Р.
26.04.19
Тукай-Кырлайга кульсәяхәт
Садыкова Г.М., Нәҗипова Т.М.
3.05.19
-
Айдар Файзрахманов концертында 23.04.2019

Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбле концертында
-
Укытучылар стажировка мәйданчыгында 18.04.2019

17,18 нче апрельдә гимназия укытучылары стажировка мәйданчыгы кысаларында тәҗрибә уртаклаштылар. "Укытучыларның предмет һәм методика өлкәсендәге эшчәнлеге", "Татар телен укытуда заманча технологияләр", "Башлангыч мәктәп -балалар бакчасы дәвамчанлыгында физик тәрбия үзенчәлеге" дип исемләнгән семинарларда мастер-класслар күрсәттеләр.
-
Открытие выставки 12.04.2019

Открытие выставки проектов, посвященных Дню космонавтики
-
Гимназиядә өмәләр башланды. 10.04.2019

-
МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!!! 04.04.2019

Мин татарча сөйләшәм кысаларында шәһәр башлыгы янында кунакта.
-
Гимназиядә Шамов Укулары 03.04.2019

Быел гимназиядә бишенче тапкыр регионара Шамов Укулары үткәрелде. Бәйгегә республикабызның 8 районыннан 132 эш кабул ителде. Икенче турга галимнәр тарафыннан сайлап алынган эшләр катнашу һәм бәйгедә кабат көч сынау мөмкинлеге алды. Укуларның быел үзенчәлекле бер матур ягы да бар. Регионнар белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, быел да Курган өлкәсендә яшәүче татар балалары белән турыдан - туры эшләү мөмкинлеге булды. Шамов Укуларына Курганның үзеннән 15 эш килде. Шуларның 5 сы бик уңышлы дип табылды, призлы урыннарга лаек булды. Алар Шадрин, Шатров, Сафакүл районнарында яшәүче укучыларның хезмәт җимеше. Быел беренче тапкыр Чувашия Республикасынының Батыр районы 2 нче урта мәктәбе укучылары да эзләнү һәм тәрҗемә эшләре белән катнаштылар.
Гомумән алганда, Укуларның эчтәлеге дә азрак яңарган иде. Быел без Шамов иҗаты эзләре буенча барырга булдык. Шуңа күрә остаханәләребез дә үзгәрде. “Публицистика”, “Тәрҗемәче”, “Татар халык уен коралларында- татар халык көйләре”, “Заман шагыйре. Замана язучысы”остаханәләре шуны күз алдында тотып эшләнде. Олпат язучыларга алмашка килүче яшь язучыларыбызны пропагандалау- Укуларның алдына куелган тагын бер максаты. 3 остаханә шушы юнәлештә эшләде. “
Бәйгедә катнашучыларга бәяне мәртәбәле һәйәт бирде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Мирхәйдәрова Әлфия Хәбировна; шагыйрь, «Иделем акчарлагы—2010» яшь язучылар конкурсының шигърият буенча Гран-при лауреаты, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Гыйләҗев Фәнил Фаил улы; филология фәннәре кандидаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Ханнанов Рамил Гомәр улы; язучы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.Әмирханов Марат Әмирхан улы; татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе Корбанов Рәфис Харис улы; филология фәннәре докторы, профессор, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесеРәмиев Зөфәр Зәйни улы; филология фәннәре кандидаты, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Сабитова Илһамия Исламетдин кызы; филология фәннәре докторы, доцент, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Закирова Илсөяр Гамил кызы; язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш исемендәге Республика премиясе лауреатыГыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы; Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас һәм фәнни – популяр әдәбият бүлеге мөхәррире Шакирова Рәмзия; Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас һәм фәнни – популяр әдәбият бүлеге мөдире Камалиева Венера; КФУ доценты, РОССИЯ 1 ГТРК Татарстан каналы корреспонденты Мөршидә Җиһаншина; «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Завилевская Илсөя Мансур кызы; шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе Рифат Сәлах та да бар иде .“Иң матур шигырь” олстаханәсендә чыгыш ясаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләре дә иң матур чәчәкләр кебек бәйгенең гүзәл бер бизәге булды.











