муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
| Телефон: | +7(84371) 533-08 |
| E-Mail: | gimnzel5@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 526 учащихся |
| У нас учат: | 47 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Халыкара хатын-кызлар көне!
07.03.2014
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, гимназия укучылары бүген яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлады. Язгы иртә гимназиядә күңелле шау-шу, җыр - бию белән башланып китте. Укучылар шигырь дә сөйләде, җырлап та бирде.
Элек-электән хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет - ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята. Һәр елны бу көн өйләребезгә чәчәк бәйләмнәре алып керә. Кояшның язгы җылытуы, сезнең елмайган йөзләрегез барыбыз өчен дә әйтеп бетергесез рәхәтлек, куаныч китерә. Сезнең йомшак кулларыгыз баһадирдай егетләр, асыл кызлар үстерә, таш калалар төзи, бакчаларны чәчәкләргә күмә. Яз кояшы кебек якты киләчәк, ныклы сәламәтлек, мул, бәхетле тормыш телибез Сезгә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
-
Котлыйбыз! 06.03.2014

Республикакүләм дәрес эшкәртмәләре бәйгесенең “Алгебрадан иң яхшы дәрес эшкәртмәсе” номинациясендә призер - математика укытучысы Вәлиева Сәрия Зиннәтулла кызы. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе 06.03.2014

Гимназиядә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе булып узды. Бәйге 8 нче март уңаеннан үткәрелгәнгә, командаларда бары тик кызлар гына көч сынашты. Сыйныф егетләре дә тик утырмады, кызларны бәйрәм белән котлады һәм көч биреп торды. Укучылар бәби төрү, кунакларны каршы алу һәм озату, чәч ясау, җыр-бию һәм башка бик күп кенә кызыклы этаплар аша үтте. Нәтиҗәдә, 5 нче А сыйныфы I нче урын, 6 нчы А сыйныфы II нче урын, 5 нче Б сыйныфы III нче урын, 7 нче А һәм Б сыйныф укучылары I нче урынга (28 балл) лаек дип табылды. Һәр сыйныф грамоталар белән бүләкләнде.
-
Башлангыч сыйныфта олимпиада 06.03.2014

6 нчы март көнне гимназия күләмендә башлангыч сыйныфлар өчен, олимпиада үткәрелде. Һәр сыйныфтан бер укучы үз көчен сынап карады. Укучыларга кызыклы сораулар, әдәби уку, татар теле, әйләнә-тирә дөнья, логик фикерләүгә караган биремнәр һәм мәсьәләләр чишәргә туры килде. Безнең 2-4 нче сыйныф укучылары сынатмады. Шулай итеп, бу бәйгедә “Эрудит укучы” номинациясендә Һидиятова Алсу (3 нче А), “Ел ачышы” номинациясендә Сафин Азат (2 нче А), “Иң зирәк һәм тапкыр укучы” номинациясендә Илсөя Хөсәенова (4 нча А), “Иҗади шәхес” номинациясендә Айгөл Садриева (4 нче Б) һәм абсолют җиңүче, башлангыч сыйныф укучылары арасында “Ел укучысы” бәйгесендә итеп Сәетова Альбина табылды (35 балл). Укучыларга грамоталар һәм тәмле бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!!!
-
Республикакүләм олимпиадалар 05.03.2014

Хәзер югары сыйныф укучыларның кызу эш чоры. Алар Республикакүләм олимпиадаларда көч сынашалар. Шунысы куанычлы: призерлар исемлегендә рус әдәбиятыннан 2 урын яулаган 11 нче сыйныф укучыбыз – Әбелханова Мәдинә дә бар. Без аны чын күңелдән тәбрик итәбез, хыялларының тормышка ашуын телибез.
-
"Ел укучысы" бәйгесе 05.03.2014

-
"Намаз уку" бәйгесе 03.03.2014

-
Аҗаган 01.03.2014

Гимназия планы нигезендә 1 нче март көнне “Аҗаган” спорт бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасында 2-10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Курсы татарского языка для взрослого населения 01.03.2014

19 февраля на базе гимназии №5 открылись курсы татарского языка для взрослого населения. Данные курсы ведут учителя высшей квалификационной категории татарского языка и литературы Адиятуллина М.Х. (гимназия №3), Ашрапова Г.Р. (лицей №9 им.А.С.Пушкина), Назмутдинова М.Л. (гимназия №10). Особое внимание преподаватели уделяют фонетике, отработке правильного произношения, соответствующее нормам литературного языка. Программа предполагает развитие основных навыков речевой деятельности: говорение, аудирование, чтение и письмо. Татарский язык - второй по распространенности язык в России. Курсы по изучению татарского языка позволят не только овладеть способами коммуникации, но и проникнуть в национальную культуру, получить огромное духовное богатство, хранимое языком.
-
“Иң яшь ел укытучысы” 01.03.2014

28 нче фераль көнне “Иң яшь ел укытучысы” бәйгесенә йомгак ясалды. Иң куандырганы шул: безнең иң яшь, иң мөлаем, иң гүзәл,иң акыллы укытучыбыз- татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Закирова Айгөл Әнәс кызы җиңүче дип табылды. Укытучыбызны чын күңелдән җиңүе белән тәбрик итәбез. Хезмәтендә уңышлар телибез.
фоторепортаж











