МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 28 учащихся / 5 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Өмәләр 21.09.2013

Мәктәп территориясендә дәресләрдән соң өмәләр гөрләп тора.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

Сентябрь да килеп җитте –
Сагынып көткән көннәр.
Бәйрәмгә дип үстердем мин
Өй тирәбездә гөлләр.
Мәктәпкә ашыктык без,
Тотып чәчәк бәйләмен.
Чыңлый кыңгырау моңнары
Котлап Белем бәйрәмен.
Ямьле җәйләр үтеп, сентябрь ае да җитте. Алда - укулар. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез, дуслар!
-
Конституция дәресе
02.09.2013
Белем бәйрәменнән соң ук дәресләр башланды. Беренче дәрес Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланды.
-
Үзең укыган мәктәпкә ярдәм ит! 02.08.2013

Татарстанда старт алган "Үзең укыган мәктәпкә ярдәм ит!" кысаларында узган акциядә авылыбыз мәктәбен тәмамлаган Хәлилов Марат Ринат улы да актив катнашты. Ул мәктәпкә ремонт өчен буяулар бүләк итте.
-
Җәйге практика 06.06.2013

Җәйге каникуллар башлануга карамастан, укучылар мәктәп бакчасында яшелчәләр үстерәләр.
-
Казанга экскурсия 31.05.2013

6 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Казан Кремле, музейлары белән таныштылар.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2013

Мәктәбебездә чыгарылыш укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады бүген. 9 нчы сыйныф укучылары яраткан укытучылары, мәктәбе белән саубуллаштылар.
-
Өмәләр... 16.05.2013

Өмәләр дәвам итә. Укучылар тирә-юньнәрне чистарталар, мәктәп бакчасында яшелчәләр утырталар.
-
Җиңү бәйрәме 09.05.2013

9 май... Бу көнне бөтен ил халкы Җиңү көнен бәйрәм итә. Сугышта һәлак булганнарны искә төшерә, исәннәрне зурлый, хатирәләрне яңарта. Һәйкәл янында ел саен мәктәп укучылары хөрмәтле ветераннарыбызны котлый.
-
Тукай бәйрәме 26.04.2013

Ямьле апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килгән. Милләтебез ел саен аның туган көнен зурлап билгеләп үтә. Быел укучыларыбыз шагыйрь туган көне уңаеннан алдан игълан ителгән театр бәйгесендә бик теләп катнаштылар. Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр.














