Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422505, РТ, Зеленодольский район, с. Нижние Ураспуги, ул. Центральная, д. 60а (Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы) |
| Телефон: | +7(843)-712-34-35 |
| E-Mail: | Snura.Zel@tatar.ru,uraspugi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеураспугинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 12 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2017

Бала - мәхәббәт җимеше,
Бала - Ходай бүләге.
Киләчәк картлык көнендә
Ата-ана терәге.
Яратыгыз балагызны,
Үссен бәхеткә тулып.
Әйләнеп кайтыр бервакыт,
Сезгә зур хөрмәт булып.
Бәхетле була балачак,
Әти-әни янында.
Сезнең якты истәлекләр
Калыр аның канында.
Тормышлар төрлечә була,
Үзгәрә заманалар...
Нәселләрне корытмагыз,
Туып торсын балалар.
-
Бакча эшләре.
31.05.2017
Бүген мәктәп бакчасында яшелчәләр һәм чәчәкләр утырттык.
-
Рус теле - ТДИ.
30.05.2017
Бүген IX сыйныф укучылары рус теле фәненнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар.
-
Бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме. 25.05.2017

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал.Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз. Бүген без сезгә зур өметләр баглыйбыз һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышанабыз.Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә! -
Гаилә дәресе 15.05.2017

Бүген 15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәптә берләштерелгән гаилә дәресе үткәрелде.
-
Республика контроль эшләре.
12.05.2017
12 май
6 кл. - рус теле, 8 кл. - тарих
15 май
8 кл. - химия
16 май
6 кл. - математика
-
Бөек Җиңү көне белән! 08.05.2017

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә тыл ветераннары килде. Аларны котлап укучылар җырлар, шигырьләр башкардылар. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
-
Өмәләр дәвам итә. 03.05.2017

Бүген мәктәп укучылары авылыбызда Билгесез солдатка куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар.
-
Өмә. 29.04.2017

-
Агач утырту көне. 29.04.2017

Бүген "День посадки леса" акциясе һәм "Сады Победы" проекты кысаларында мәктәбебез бакчасында алмагачлар утырттык. Шулай итеп Бөек Җиңүгә багышланган 7 алмагачтан торган яңа алмагач бакчасы барлыкка килде.










