Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422505, РТ, Зеленодольский район, с. Нижние Ураспуги, ул. Центральная, д. 60а (Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы) |
| Телефон: | +7(843)-712-34-35 |
| E-Mail: | Snura.Zel@tatar.ru,uraspugi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеураспугинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 12 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
1 нче апрель - Халыкара кошлар көне 01.04.2016

Бүген безнең мәктәптә 1 нче апрель - Халыкара кошлар көненә карата бәйге булып узды. Бәйгедә "Карлыгач" һәм "Акчарлак" командалары ярышты. Укучылар кошлар турында төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр, үз куллары белән ясалган сыерчык ояларын тәкъдим иттеләр.46 балл белән "Карлыгач" командасы җиңеп чыкты.
-
"Тукай замандашлары" - VI Бөтенроссия уку бәйгесе 29.03.2016

Бүген Норлат урта мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган VI Бөтенроссия уку бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучылары да катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Сиразиева Әдилә 2 нче урынга, 8 нче сыйныф укучысы Хәертдинова Алия 3 нче урынга лаек булдылар. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Туфан Миңнуллин иемендәге III республика конференциясе 24.03.2016

Бүген Казан шәһәренең Ф.Аитова исемендәге 12 нче номерлы гимназиясендә Т.Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә безнең мәктәпнең китапханәчесе Фәсхетдинова М.Н. катнашты һәм җиңүче дипломына лаек булды. Без аны котлыйбыз!
- IX сыйныфта татар теленнән сынап карау тесты 22.03.2016
-
"Татары прославившие свой народ"- III төбәгара фәнни-гамәли конференция 15.03.2016

Бүген Зеленодол шәһәренең 3 нче номерлы гимназиясендә "Татары прославившие свой народ" исемле III төбәгара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Гимадиева Ләйлә "Мәдәният өлкәсендә күренекле татарлар" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Ул безнең авылдашыбыз күренекле сүз остасы Рәшит Сәбиров турында чыгыш ясады.
-
Бүген "Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой" исемле III республика конкурсы. 11.03.2016

Бүген Бишнә бакча-башлангыч мәктәбендә "Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой!" исемле III республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләр конкурсы булды. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 5 сыйныф укучысы Минһаҗева Әнисә катнашып, I урынга лаек булды. Җитәкчесе Халиуллина Әлфия Абдулла кызы. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
10.03.2016

Бүген язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 75 яшь.
-
8 Март белән! 08.03.2016

-
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә. 05.03.2016

-
Бүген Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе. 04.03.2016

Бүген Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы номерлы гимназиясендә Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Минһаҗева Камилә "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" исемле тикшеренү эше белән катнашты һәм III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Җитәкчесе Халиуллина Әлфия Абдулла кызы. Без аларны җиңүләре белән тәбрик итәбез!










