Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422505, РТ, Зеленодольский район, с. Нижние Ураспуги, ул. Центральная, д. 60а (Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы) |
| Телефон: | +7(843)-712-34-35 |
| E-Mail: | Snura.Zel@tatar.ru,uraspugi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеураспугинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Абдулхакимова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 12 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнеураспугинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2023

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез. -
Онлайн уроки по финансовой грамотности 29.09.2023

На этой неделе учащиеся 2-9 классов просмотрели осеннюю сессию онлайн-уроков по финансовой грамотности, организованный Банком России.
-
Всероссийская олимпиада "Беопасные дороги" 27.09.2023

На этой неделе учащиеся 2-9 классов участвовали во Всероссийской олимпиаде "Безопасые дороги" на платформе Учи.ру.
-
Разговоры о важном / Мөһим сөйләшүләр 11.09.2023

Сегодня для 2-9 классов прошли Разговоры о важном на тему "Там, где Россия"
-
Белем көне/ День знаний 01.09.2023

Белем бәйрәме белән! Яңа уку елы яңа уңышлар, сөенечләр алып килсен! Хәерле сәгатьтә!/
С Днем знаний! В добрый путь!
-
Класс сәгате/ Классный час 01.09.2023

Бүген "Татарстан Республикасының халык сәнгате кәсепләре" темасы буенча беренче класс сәгатьләре үтте./
Сегодня прошли первые классные часы на тему "Народные художественные промыслы Республики Татарстан".
-
Прием в I класс/ I сыйныфка кабул итү 30.06.2023

Хөрмәтле булачак 1 нче сыйныф укучыларының ата-аналары!
2023/2024 уку елына беренче сыйныфка балаларны кабул итү ике этапта узачак.
Документлар 30 марттан кабул ителә.
Дорогие родители будущих первоклассников!
Прием детей в первый класс на 2023/2024 учебный год будет проходить в два этапа.
Документы принимаются с 30 марта .
-
Вручение аттестатов/ Аттестатлар тапшыру 26.06.2023

Бүген 9нчы сыйныф укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшырдык.
Аттестат алу-мөһим вакыйга. Ул укучыларның белемнәренә гомуми бәя бирү дә һәм олы тормышка юллама да.
Кадерле укучылар! Сезне имтиханнарны яхшы тапшырып, мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйбыз! Үзегез теләгән уку йортларына кереп, алда куелган максатларыгызга ирешүегезне телибез! Киләчәк тормышыгыз якты, матур булсын!
Парталар артында калдылар,
Калдылар балачак еллары.
Аттестат кулларда
Иртәгә чыгарга,
Сезгә зур, җаваплы юлларга.
Канатлы хыяллар күңелне
Еракка, еракка тарталар.
Мәктәпне сагынып,
Сез дә бер кайтырсыз,
Кошлар да әйләнеп кайталар. -
Последний звонок/ Соңгы кыңгырау 25.05.2023

-
С Днем Победы!/ Җиңү көне белән! 09.05.2023

Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.
Бүгенге көн тыныч булсын өчен,
Кызганмыйча гомерләрен, көчен.
Утка кергән алар, канын биргән,
Азат илдә без яшәсен өчен!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Ничек яши бүген ветераннар,
Төзәлгәнме сугыш яралары?
Күңелләрдә бары тик бер теләк:
Кабынмасын утның яңалары!!!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!










