• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Зеленодольский медицинский колледж"

Визитная карточка

Адрес: 422544, Российская Федерация, Республика Татарстан , г. Зеленодольск, улица Гоголя, 5
Телефон: +7(843)-715-68-35
E-Mail: zelmu@yandex.ru
Министерство: Министерство здравоохранения Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Зеленодольский медицинский колледж"
Руководитель: Семенова Вера Сергеевна
Год основания учреждения: 1963
У нас учатся: 834 студента
У нас учат: 38 преподавателей

Наша жизнь и учёба

“СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР” – МЕДИЦИНА УЧИЛИЩЕСЫ СӘХНӘСЕНДӘ

Опубликовано: 14.05.2015

Безнең училищеда татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе каршында “Нур” татар драма түгәрәге эшләп килә. Түгәрәккә йөрүче студентлар белән һәр елны төрле театрлар, кичәләр оештырыла. Г. Камалның “Беренче театр”, Т. Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Алты кызга бер кияү”, Ш. Хөсәеновның “Әни килде” әсәрләре буенча куелган спектакльләрне рус телле укытучылар һәм студентлар да зур кызыксыну белән карадылар. “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле шәһәребезнең 5 нче гимназиясендә дә күрсәтелде. Быел Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын сәхнәләштердек. Тамаша куеласы көн үзе бер бәйрәм төсен алды. Залда тынлык, утырырга урын җитмәү сәбәпле, күбесе басып карадылар. Сәхнәдә – авыл йорты күренеше – тамашачыны егерменче еллар башы мохитенә алып китте. Менә “Каз канаты” көе яңгырый. Сәрвәр ролен дүртенче курс студенткасы Низамова Әдилә искиткеч башкарды. Ихлас уйнавы, күз карашыннан ук героиняның төрле якларын ачуы белән ул тамашачының күңелен яулады. Әдилә әле шатланып, әле борчылып уйнавы белән Сәрвәрнең йомшак, ягымлы та һәм нык холыклы да булуын күрсәтә алды. Сөйгәне Исмəгыйльнең үлемендə үзе гаепле булуны аңлаган Сəрвəрнең рухы сынуга түзə алмыйча акылдан язу күренешен тетрәнмичә карау мөмкин түгел иде. Ихтыярсыздан аккан күз яшьләрен беркем яшермәде. Исмəгыйль ролен башкаручы дүртенче курс студенты Сафиуллин Шамил үзенең гадилеге, тыйнаклыгы белән истә калды. Шамил - актёр ятимлеген, ялланган кешелəренə буйсынып яшəргə мəҗбүрлеген тасвирлый. Герой Сəрвəр белəн бергə бəхетле була алачакларына ышанмавын сизə, тиздəн һəлак булачагын тоя, актёр моны бөтен нечкəлеклəренə кадəр күрсəтə. Өченче герой – карт хәзрәтнең улы Надир мәхдүм ролендә икенче курс студенты Җиганшин Булат. Мәхдүм Сəрвəрне шашып ярата, шуңа да аның янында мулла улы Надир мəхдүм назлы, дулкынланучан, ə Фəрхигə карата – кискен, каты. Булат геройның характерын төгәл ачып бирде. Сəрвəрнең иптəш кызы Фатыйма образын икенче курс студенткасы Галиуллина Зилә, Сәрвәрнең әбисе Гөлнурны өченче курс студенткасы Халиуллина Илүзә, имче карчык Фәрхи ролен беренче курс студенткасы Закирова Зилә табигый итеп тудыра алдылар. Спектакльдә “Аулак өй” күренешен уйнаучылар күңелле һәм оста итеп башкарулары белән караучыларны чын күңелдән көлдерделәр. Бу күренештә яшьләр рольләрен студентлар Халиуллина Гөлүзә, Садыйков Илнар, Нигъмәтҗанов Илнар, Миннебаев Салават, Сибгатуллин Рәүф, Мифтахов Илһам башкардылар. Әдәби кичә Закирова Зилә башкаруында “Аерылмагыз” җыры белән тәмамланды. Тамашачыларның көчле алкышлары артистларны озак вакыт сәхнәдән җибәрми торды. Гомумән алганда, “Сүнгән йолдызлар” спектаклен сәхнәгә куючы Яшел Үзән медицина училищесы студенты студентлар К. Тинчуринның “театр тетрәндерергә тиеш” дигән фикерен тагын бер тапкыр расладылар.



К списку новостей