Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нурлатская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Норлат урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422510, Республика Татарстан, Зеленодольский район, с. Нурлаты, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | +7(843)-713-92-84 |
| E-Mail: | zelnurlat@mail.ru; Snur.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурлатская СОШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Рамиль Ринатович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 314 |
| У нас учат: | 31 |
Новости Нурлатской СОШ
Икенче төбәкара фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 14.03.20112011 нче елның 10 нчы мартында безнең мәктәптә “Авыл мәктәбендә күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү” дигән темага Икенче төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә Норлат җирлеге үзидарәсе башлыгы Илгиз Фазыл улы Баһаутдинов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идәрасе җитәкчесе Е.В. Нагуманова, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасының этно-конфессиональ төркеме җитәкчесе Рәис Гыйният улы Төхвәтуллин, Татарстан Республикасының Бөтендөнья татар Конгессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Тәбриз Мөддәрис улы Яруллин, Казан федераль университеты профессорлары, тарих фәне докторлары Индүс Ризак улы Таһиров, Рәмзи Кәлим улы Вәлиев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Флюра Габдрахман кызы Тарханова, Казан федераль университетының доценты, филология фәннәре кандидаты Николай Валентинович Максимов, Казан федераль университетының Яшел Үзән филиалының гуманитар фәннәр факультеты деканы, филология фәннәре кандидаты Олег Рашат улы Хисамов, Бөтендөнья Татар Конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы җитәкчесе Рифат Фирдинатович Мирхаев, Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре Илгизә Җәмил кызы Гомәрова һәм Эльвира Рәмис кызы Мөхәммәтҗанова, Казан федераль университеты һәм Галимҗан Ибрагимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантлары, күрше Чувашстан Республикасы, Мари Эл Республикасы, Буа, Саба, Апас районы гомуми уку йортларының гуманитар фән укытучылары, мәктәп директорлары, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Конференция Норлат мәктәбендәге тәҗрибәле укытучыларның осталык дәресләре белән башланып китте. Эшне секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр дәвам итте. Беренче секциядә, укытучылар үзләренең күпмәдәниятле белем бирүдә туган төбәкнең мирасын куллану турында чыгышлар ясадылар. Татар, рус, немец, инглиз теле укытучылары “Милли яшәешнең төп шарты – тел берлеге” исемле түгәрәк өстәл артында үзләрен борчыган мәсьәләләрне ачыкларга тырыштылар. Өченче секциядә, Яшел Үзән төбәгеннән чыккан танылган кешеләр мисалында толерантлы, зыялы, милли җанлы шәхес тәрбияләү максаттыннан, укучылар Заһидулла Шәфигуллин, Газиз Айдарский, Шакирҗан Таһири, Гайнетдин Әхмәров, Фәрит Юсупов, Гомәр Саттаров, Ризидә Ганиева, Фаил Шәфигуллин, Азат Вергазов һ.б. якташларыбыз турында фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. 11 нче сыйныф укучысы Роман Аракелянның саф татар телендә “Гаиләм шәҗәрәсе илем тарихында” исемле чыгышы барлык тыңлаучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте.
“Милли мәдәният – тәрбия чыганагы” дигән секциядә мәктәпнең тәрбия системасы күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү үзәге икәненә кат-кат басым ясалды, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның тәрбияви әсәрләренә нигезләнеп, хәзерге заман авылларының рухи-әхлакый халәтен ачыклауга игътибар бирелде. Һәр секциядә күренекле галимнәребез, килгән кунакларыбыз чыгыш ясады.
Пленар утырыш актлар залында профессор Индүс Ризак улы Таһиров җитәкчелегендә алып барылды. Утырышта чыгыш ясаучылар күпмәдәниятле белем һәм тәрбия бирүне бүген алыштыргысыз юнәләш булуын билгеләп үттеләр. Мәгариф идәрасе җитәкчесе Е.В. Нагуманова үзенең чыгышында милли мәгариф принципларын һәм мәдәният диалогларын тормышка ашыруга заманча якын килү буенча үз фикерләрен әйтте.
Конференциядә милли гаиләнең яшәеше, әхлакый кыйммәтләр, олы буын казанышларына ихтирам, якыннарыңа ярдәмгә омтылу, каһарманлык – безнең уртак киләчәкнең какшамас төп һәм ныклы нигезе дигән фикергә киленде.
Фоторепортаж:
Вторая межрегиональная научно-практическая конференция












