Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-713-42-99;+7(843)-713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 273 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме 21.03.2019

Бүген, 21 нче март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме горләп үтте. Бәйрәм сценариен 3 сыйныф укучылары әзерләде. . Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.
-
Театр яктылыкка, нурга илтэ... 18.03.2019

2019 нчы ел республикабызда Театр елы буларак игълан ителде. Бу уңайдан әдәбият-сәнгатькә багышланан чаралар мәктәбебездә тагын да күбкәк оештырыла. Балаларны театрыбыз тарихы, сәнгать һәм иҗат әһелләре белән таныштыруны мәктәбебездә һәрдаим үткәрә киләбез.
Мирный бистәсендәге Милли китапханәдә 16 нчы мәктәп укучылыры белән берлектә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия артистлары Резидә Сәлахова һәм Артем Пискуновлар белән чираттагы җанлы очрашу булды. Кичәдә Резидә һәм Артем башкаруында җырлар, нәфис сүз яңгырады. Театраль яшь гаилә үзенең иҗади тормышы һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Ә иң мавыктыргычы һәм мөһиме төрле спектакльләрдән күрсәтелгән өзекләрдә артистларның рольләрне искиткеч осталык белән башкаруын күрү булды. Безнең мәктәп укучылары тамашачылар һәм артистлар хозурына К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәре буенча сәхнәләштерелгән өзеген тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышларын бик югары бәяләделәр артистларыбыз. Сәхнә осталыгына өйрәтүдә безнең мәктәптәге театр түгәрәген оештыручы Гөлфия Лотфулла кызының да өлеше зур. Мондый очрашуларны укучыларыбыз бик көтеп алалар һәм җаннарын рухи яктан баетуларын яшермиләр.
-
Яшүсмерлек чорының үзенчәлекләре. Яшүсмерләрдә көтмәгәндә авырга узу очракларын кисәтү 14.03.2019

14 нче март көнне мәктәбебездә яшел Үзән шәһәренең медицина көллиятеннән укытучы Митцель Каролина Петровна, булачак шәфькать туташлары, 3 нче курс студентлары, Черемухина А. һәм Хамидуллина А. 8-11 сыйныф укучылары алдында шушы темага багышланган лекция укыдылар. Лекция, чын мәгънәсендә, файдалы һәм кирәкле темага багышланган иде.
-
“Ялкын” журналы командасы белән очрашу 05.03.2019

Буген безнең Клубыбызда “Ялкын” журналы командасы белән очрашу кичәсе узды. Махсус кунаклар булып, “Ялкын” журналының әдәби бүлек җитәкчесе Фәрит абый Салихов һәм җаваплы сәркатип Айгөл апа Абдрахманова килде. Бу очрашуның максаты – укучыларны татар матбугаты белән тирәнрәк таныштыру, газета – журналлар укырга кызыксыну тәрбияләү.
-
Объявляется конкурс творческих работ «Сделано своими руками»
01.03.2019
Конкурс проводится среди учащихся 5-7 классов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан в целях развития у детей творческих способностей и инженерного мышления, повышения творческой активности учителей технологии, вовлечения педагогического состава в профориентационную деятельность. Конкурс будет проходить с 25 февраля по 20 марта 2019 года. Конкурсные работы принимаются до 18 марта 2019 года по адресу: г. Зеленодольск, ул. Татарстан, д.1, (кабинет №5 или кабинет №7), телефоны для справок:5-53-57 или 5-56-91.
-
СӘМРУХ 2018 ТӘМАМ 26.02.2019

26 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә "Сәмрух 2018" ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Безнең Клуб өчен ул бик уңышлы булды. "Сәләт-Яшел Үзән" Клубы «Ел Клубы», ә рәис урынбасары Л. Низамова «Ел сәлкеше» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды! Афәрин, котлыйбыз! Шундый мөмкинлекләр өчен барлык Сәләт дөньясына зур рәхмәт белдерәбез.
-
Туган телем хәзинәсе 21.02.2019

21 нче февраль көнне 16 нчы мәктәпнең 6, 10 сыйныф укучылары катнашында Мирный бистәсендәге милли китапханәдә “Туган телем хәзинәсе” әдәби-музыкаль кичә булып узды. Әлеге чара балаларның телебезнең чишмә башы булган халык аваз иҗаты әсәрләре, татар әдәбияты әһелләрен һәм аларның иҗатын белүләре, халык фольклорына кагылышлары сорауларга җавап бирүләре белән үрелеп барды. Укучыларыбызның туган телебездә башкарган моңлы җырлары һәм дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Китапханә каршында даими эшләп килүче “Очрашу” Клубының мөхтәрәм кунагы безгә мөнәҗәтләр әйтте, вәгазьләр укыды.
-
Хәрби-патриотик тәрбия 21.02.2019 Мәктәптә февраль ае традиция буенча хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Айлыкның планы төзелде, директор алды киңәшмәсендә расланды. Һәр класста да планлаштырылган чаралар узды. Мәктәп күләмендә хәрби-спорт бәйгесе уздырылды.

-
“Ватанны саклаучылар Көне” 15.02.2019 2019 елның 15 нче февраль көнне мәктәптә, Ватанны саклаучылар Көненә һәм Совет гаскарләренең Афган жиреннән чыгарылуына 30 елга багышланган, “Әфганистан -йөрәк ярам” дигән кичә үткәрелде. Аны 8 нче сыйныф укучылары әзерләделәр. Мәктәп администрациясе сезгә рәхмәтен белдерә.

-
Исемен калсын, үзең үлсәң дә тарихларда укып ятларлык... 15.02.2019

Бүген татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлилнең тууына 113 ел. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 15 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина С.И. , әлеге истәлекле датага багышлап, «Ул-дәвернең батыр сугышчысы, ул-заманның бөек җырчысы» исемле патриотик сәгать үткәрде. «Тормышы җыр кебек» электрон презентациясе, китап күргәзмәләре аша балалар аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштырды.











