Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
| E-Mail: | sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 725 |
| У нас учат: | 45 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Поздравляем 15.04.2017

14 апреля учащиеся 5,6,8 классов стали призерами (2 место) муниципального этапа республиканского фестиваля-конкурса школьных театральных коллективов на английском языке “School theatre” . На сцене Центра Творчества ребята показали актерское мастерство и знание языка в постановке “The Hen and The Rose”.
Поздравляем юных актеров и их наставников!
-
Иң мөһиме – теләк бар! 10.04.2017

(Яшел Үзәннең 4 нче мәктәбе үткәргән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясеннән репортаж)
Республика күләмендә үткәрелүче “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе, елдан-ел киңрәк колач алып кына калмый, ә яңа төсмерләр белән дә байый бара. Бу чарада Яшел Үзәннең 4нче гомуми урта белем мәктәбе коллективы да актив катнаша.
Әзерлекне, гадәттә, алдан ук башлыйбыз. Әлбәттә инде, һәр елны нинди дә булса яңалык кертергә омтылабыз. Быел да, тырышып-тырышып, плакатлар, акциянең логотибы төшерелгән стикерлар әзерләдек. Иң кирәкле сүзләр язылган сүзлекләр ясап куйдык.
Акциянең төп максатын – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмаларында татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татарча аралашу даирәсен киңәйтүне күздә тотып, маршрут төзедек. Исемлектә – элемтә бүлеге, кибет, даруханә, саклык банкы, теш авыруларын дәвалау поликлиникасы.
Татарча атамасы җырлап торса да, Яшел Үзәнебез – шактый руслашкан шәһәр. Шуңа күрә дә шәһәр халкында милли үзаң уяту юнәлешендә безгә, башка шәһәр һәм район мәктәп коллективларыннан аермалы буларак, шактый тырышырга туры килә. Шулай да күңелне төшермибез, тамчы, тама-тама, боз тишә, диләрме?! Кояшлы матур бер көндә муеныбызга яшел галстуклар, күкрәкләребезгә акциянең логотипларын тагып, плакатларыбызны тотып, юлга кузгалдык. Җиһанда апрель кояшы, безнең кәеф шәп, күңелләр көр!
– Мин татарча сөйләшәм! Мин татарча җырлыйм!...
Без керергә тиешле нокталар мәктәптән әллә ни ерак урнашмаган. Ишегалдыннан чыгып, олы юлга борылуга, иң беренче пунктка – элемтә бүлегенә килеп җиттек. Биредә безне колач җәеп каршы алмасалар да, акциянең максатын аңлаткач, карашлары үзгәрде: ихтыяҗ булган очракта, клиентларга татарча хезмәт күрсәтә алачакларын белдерделәр. Бер-ике адым атлагач, “Казанские аптеки” даруханәсенә җиттек. Аннан дару алып чыктык. Фармацевт ханым безгә, рус милләтеннән булына карамастан, татарчаны аңлап, тиз арада баш даруын табып бирде. Тагын керегез дип, чакырып калды. Күңелле!
Менә без, дәртле шигаребезне әйтә-әйтә, алга кузгалдык. Ул арада урамда очраган шәһәрдәшләребезгә нинди максат белән йөрүебезне аңлаттык, сораулар бирдек, акциянең логотибы төшерелгән стикерлар, ә инде рус милләтеннән булганнарга иң кирәкле сүзләрнең тәрҗемәсе язылган сүзлекләр дә бүләк иттек.
Без – Саклык банкы бүлегендә. Банк хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Мондый урында эшләү өчен кайсы уку йортында белем алырга? Клиентлар белән татарча аралашканда кыенлыклар тумыймы? Банкта эшләүче кыз барлык сорауларыбызга да саф татарча җавап бирде.
Аннан чыгып берничә адым китүгә, эшлекле кыяфәтле ир-ат очрады. Күгеш авыл җирлеге башлыгы икән. Саф татар авылыннан булгач, ана телебездә бик матур сәйләште. Ул безгә ике дәүләт телен дә һәрбер кеше камил белергә тиешлекне әйтте. Дөрес фикер белән килешми мөмкинме?!
Ә менә көтмәгәндә-уйламаганда тешең сызлый башлады, ди?! Әйтик, бер әбинең?! Әби русча белми. Нишләргә? Бу сорауга җавап табыр өчен, туп-туры теш авыруларын дәвалау поликлиникасына юл тоттык. Баш табиб Илшат Идрисов безне бик шатланып кабул итте, барлык сорауларыбызга да рәхәтләнеп җавап бирде. Ана телебезне су урынына эчүче баш табиб яныннан чыкканда бер шигебез дә калмады: бу оешмада ике дәүләт теле дә бертигез дәрәҗәдә тормышка ашырыла икән!
Ләкин бар җирдә дә ал да гөл түгел. Безнең мәктәп янында гына сәер исемле ашамлыклар кибете эшли. “Кымыш су” исемле ул. Бу исемне төрлечә фаразлап карыйлар, бер телгә дә ятмый. Татарчаны белмәгән бер надан язгандыр инде, хәзер күзне тырнап тора да тора шул исем. Укучылар бу хатаны күрәләр, төзәтмәкче булалар, ләкин булмый. Дәфтәр бите түгел бит. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе барышында без кибетчеләргә мөрәҗәгать итеп карадык. Аларның бу хатага исләре дә китми, товар гына сатылсын. Без “Кымыш су” кибете хуҗасы Федченко А.С. исеменә, бу хатаны төзәтүне сорап, хат яздык. Хәзер инде “Кымыш су”ның “Көмеш су”га әйләнгәнен көтәбез.
“Тынычлык” мәчете имамы Габделхәким Сәфәрханов белән дә әңгәмә кордык. Мәчеттә эшләүче яшь имамнарның русча гына сөйләшүенә борчылуын, халык белән татарча аралашуга өйрәтүләрен әйтте.
Быелгы акция бездә менә шулай күңелле үтте. Мәктәптә “Энҗе бөртекләре” исемле татар фольклоры бәйрәме, “Башваткыч” уены, “Тәрҗемә ит” бәйгесе, Әкиятләр кичәсе шаулап-гөрләп узды. Без исә шушы чара барышында укучыларда, шәһәрдәшләребездә телебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт, ана телебезне дәүләт теле буларак тигез дәрәҗәдә куллану теләге уята алганбыз икән, зур эшкә үзебезнең өлешебезне керткәнбез, димәк. Урамнарда яклап йөри торгач, Туган телебез үзебезгә тагын да кадерлерәк булып китте! Тагын шунысы сөендерде: кем белән генә аралашмыйк, кешеләрнең әлеге акциягә карашы уңай, дәүләт телләрен белүгә омтылышы зур. Ә теләк ул – иң мөһиме! Без әле телебез өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез!
“ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ
-
Педагогический совет 07.04.2017

26 апреля педагоги школы приняли активное участие в работе практико-ориентированного педагогического совета по теме «Диагностико - аналитическая деятельность в воспитательном процессе как возможность анализировать учебно-воспитательный процесс, прогнозировать условия его успешности и результаты».
-
Стажировка учителей 07.04.2017

5 апреля на базе школы состоялась стажировка учителей ОО г. Волжск по теме «Современные аспекты деятельности учителя образовательной организации в условиях внедрения ФГОС» (руководитель Л.П. Константинова, зам. директора ЗФ КИУ). Уроки, мероприятия в рамках внеурочной деятельности, проведённые педагогами школы, получили высокую оценку коллег, учителей МОУ СШ № 3, 10 г. Волжск. Надеемся на дальнейшее сотрудничество.
-
Общешкольное собрание родителей 07.04.2017

6 апреля состоялось общешкольное собрание родителей обучающихся, на котором были подведены итоги 3-ей учебной четверти. Особый интерес родителей вызвала презентация фирмы по пошиву школьной формы «Успех+», которая представила образцы моделей .
-
06.04.2017

Приглашаем всех ребят принять участие в неделе естественных наук.
-
Без бергә. 22.03.2017

Республика балалар халык иҗаты “Без бергә” фестиваль-бәйгесенең муниципаль турында 4 нче мәктәп укучылары Шакиров Руслан һәм Величко Алиса “Утыр әле яннарыма” җыры белән уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урын яуладылар. (Җитәкчеләре – Калиногорская Е.В., Гафурова Д.А.) Аларның җырны башкару осталыгы, образны сәнгати ача белүе тамашачылар һәм жюри күңеленә хуш килде. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
“Дулкыннар” бәйгесе. 16.03.2017

Быел республика “Дулкыннар” бәйгесе Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланды. 4 нче мәктәп укучылары (җитәкче – Шакирова Р.З.) әлеге ярышта “нәфис сүз” юнәлеше буенча матур чыгыш ясадылар. Алар, Разил Вәлиевнең “Тәрбияле малай” һәм “Хат” шигырьләрен сәнгатьле сөйләгән өчен, диплом һәм аквапаркка билет белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Әдәби кичә. 16.03.2017

Татар Милли китапханәсендә 4 нче мәктәп укучылары катнашында якташ әдибебез Азат Вергазов истәлегенә багышланган әдәби кичә узды. Китапханәчеләр Әхмәтханова Римма Әюп кызы һәм Сафина Венера Гомәр кызы 7нче сыйныф укучылары белән Азат Вергазовның тормышы, аның иҗаты турында кызыклы әңгәмә кордылар. Укучылар яшүсмерләр турындагы “Без – сезнең балалар” повесте буенча презентацияне карап, әсәр геройлары турында фикер алыштылар. Ветеран укытучы Вәгыйзова Гүзәл Гомәр кызы әдип турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Китапханәдә укучыларга Азат Вергазовның төрле китапларын бүләк иттеләр. Бу очрашу күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды.
-
Поздравляем 10.03.2017

Котлыйбыз! Каюм Насыйри исемендәге XV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә 4 нче гомуми урта белем мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – Ишметова Ф.С.) 1 нче дәрҗәдәге дипломга лаек булды. Сезне җиңүегез белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!










