МБОУ «Васильевская средняя общеобразовательная школа №3 Зеленодольского муниципального района РТ"/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Васильево 3-нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422530, РТ, Зеленодольский район, п. Васильево, ул. Набережная, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-716-40-20 |
| E-Mail: | sch3vasilevo@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Васильевская СОШ №3 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Халиуллина Мадина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 250 |
| У нас учат: | 20 |
Новости Васильевской СОШ №3
Тукайның 125 еллыгыны багышланган конференция
Опубликовано: 03.03.2011Пленар утырышта һәм секцияләр эшендә Казан федераль университетының филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф углы Миңнегулов, КФУның Яшел Үзән филиалы филология һәм тарих факультеты деканы Олег Ришат углы Хисамов, Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Иван кызы Тябина, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе баш белгече Илгизә Җәмил кызы Гомәрова, методик-мәгълүмати үзәкнең баш белгече Эльвира Рәмиз кызы Мөхәммәтҗанова, Васильево бистәсенең “Җәмигъ” мәчете имам – хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиулла катнашты.
Конференциядә “Тукай һәм балалар әдәбияты”, “Тукай эзләре буйлап”, “Тукай һәм мәхәббәт”, “Тукай һәм рус әдәбияты”, “Тукай иҗатының күпкырлылыгы...” дип аталган секцияләр эшләде. Ясалган чыгышларда Тукайның ХХ гасыр башы татар әдәбиятында тоткан урыны, аның дөньяга карашы һәм фикерләренең үсеше, халыкчанлык һәм реализм өчен көрәше, шагыйрь үткән юлның тарихи-әдәби фоны, аның фаҗигасе чагылыш тапты. Шул рәвешле, конференциядә Тукай иҗаты бөтен тулылыгында яктыртылды.
Конференциянең йомгаклау өлешендә Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Иван кызы Тябина конференциядә уңышлы чыгыш ясаган һәм беренче урыннарга лаек булган Яшел Үзән шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16 нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Хайруллин Альмирны (җитәкчесе Р.Р.Сайфетдинов), 4 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Талипов Радикны (җитәкчесе Ф.С.Ишмәтова), А.С Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Сагыева Алияне (җитәкчесе Д.Х.Зәйнуллина), Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Ландышны (җитәкчесе Н.Р.Әкрәмова), Васильво бистәсенең 3 номерлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыймадиев Илнарны (җитәкчесе Д.Ш.Гыйльманов) Казанда Тукай әдәби музеенда үтәчәк Тукай укуларына чакырды.
Үткәрелгән чараның әһәмиятен ассызыклап, әдәбият галиме М.Х.Хәсәнов сүзләрен әйтәсе килә: “Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда, татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге тәэмин ителер!”.
К списку новостей

















