• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Васильевская средняя общеобразовательная школа №3 Зеленодольского муниципального района РТ"/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Васильево 3-нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе.

МБОУ «Васильевская средняя общеобразовательная школа №3 Зеленодольского муниципального района РТ"/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Васильево 3-нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422530, РТ, Зеленодольский район, п. Васильево, ул. Набережная, д. 17
Телефон: +7(843)-716-40-20
E-Mail: sch3vasilevo@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Васильевская СОШ №3 ЗМР РТ"
Руководитель: Халиуллина Мадина Александровна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 250
У нас учат: 20

Новости Васильевской СОШ №3

Тукай укулары

Опубликовано: 22.04.2011

 

Тукай укулары беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, Татарстан язучылар берлеге, Тукай җәмгыяте тарафыннан 1994 елда оештырылган.

Биредә  шагыйрь мирасын барлау, иҗатының әлегә кадәр күрелмәгән якларын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелә, Тукай мирасының яңа катламнары ачыла.

Быелгы укуларда ике секция  эшләде. Беренче секция “Габдулла Тукай һәм Иске Татар бистәсе” дип аталган иде.  Анда танылган тарихчыларыбыз һәм әдәбиятчыларыбыз Иске Татар бистәсенең тарихы, аеруча аның  XIX гасыр ахры -  XX гасыр  башындагы мәдәни тормышы, архитектурасы хакындагы эзләнүләре белән уртаклаштылар. Шулай ук, секция барышында бистәдә урнашкан Г.Тукай һәм аның замандашлары белән бәйле тарихи һәйкәлләрне саклау, бистәнең яңарыш юллары кебек проблемалар күтәрелде.

Икенче  cекция “Г.Тукай иҗатына бүгенге укучыларның мөнәсәбәте” дип аталды. Анда Яшел Үзән районы мәктәпләреннән килгән укучылар чыгыш ясады. Безнең мәктәптән дә Гыймадиев Илнар һәм Гыйльманова Гөлназ уңышлы чыгыш ясадылар. Секция белән Г.Тукай җәмгыяте рәисе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы җитәкчелек итте. Барлыгы 18 чыгыш тыңланды. Укучылар Тукай иҗатын төрле яклап ачырга тырыштылар, ясалган чыгышлардан шагыйрь иҗатының күпкырлылыгы, тематик байлыгы күренде.

Музейда мәктәп укучылары өчен махсус экскурсия оештырылды. Укучылар музей экспонотлары ярдәмендә бөек шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын тагы бер тапкыр күз алларыннан кичерделәр, искә төшерделәр.

Тукай укуларыннан укучыларыбыз рухи байлык, канәгатьләнү хисләре алып кайтты.



К списку новостей