МБОУ «Васильевская средняя общеобразовательная школа №3 Зеленодольского муниципального района РТ"/«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Васильево 3-нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422530, РТ, Зеленодольский район, п. Васильево, ул. Набережная, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-716-40-20 |
| E-Mail: | sch3vasilevo@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Васильевская СОШ №3 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Халиуллина Мадина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 250 |
| У нас учат: | 20 |
Новости Васильевской СОШ №3
Праздник урожая "Сөмбелә"
Опубликовано: 28.10.2011Бәйрәм Идел буе (Казан) федераль университеты белән берлектә үткәрелде. Бу уку йортыннан педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ф.Г. Газизова катнашты. Бәйрәмдә мәктәп укучылары “Көзнең тылсымлы бүләкләре”, “Хезмәт төбе- сары алтын”, “Туган ягым-бишегем минем” кебек номинацияләрдә көч сынаштылар. “Хезмәт төбе- сары алтын” номинациясенең календарьләр һәм бизес планнар конкурсында Васильево 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ХI сыйныф укучысы Фаррукшина Лютциянең (җитәкчесе Хадиева Ф.Х.), Х сыйныф укучысы Хамидов Тимурның (җитәкчесе Ташпулатова Н.Р.) эшләре югары бәяләнде. “Сөмбелә” бәйрәменең әдәби-музыкаль, фольклор композицияләр өлеше бик күңелле үтте. Сәхнәдә көзге уңышка багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, татар-халык биюләре башкарылды, милли бәйрәмнәрдән композицияләр күрсәтелде. Бәйрәмдә күренекле татар композиторы Сара Садыйкова иҗатына да зур урын бирелде. Мәктәпнең мәҗлесләр залында композиторга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәм барышында аның туган якка, хезмәт темасына багышланган җырлары да башкарылды. Мәктәпнең фойесында кул эшләре һәм көзге уңышны кулланып ясалган ризыклар күргәзмәсе оештырылды. Монда ниләр генә юк иде.... Күргәзмәнең байлыгына күзләр камашты. “Сөмбелә” фестиваль-уңыш бәйрәмендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә алар билгеләп үтелмәгән номинация калмады. Бәйрәм күңелле үтте.
К списку новостей

















