Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Каюм Насыйри исемендәге конференция Халыкара дәрәҗәдә узды
Опубликовано: 10.03.20164 мартта Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды. 14 нче тапкыр уздырылучы конференция быел Халыкара дәрәҗәдә узды.
Конференциядә катнашу өчен 900 эш кабул ителгән иде, 270 эш I нче турга узды. Барлык эшлщрне дщ Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академисе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия ислам институты галимнәре тарафыннан тикшерелде. Кунаклар арасында Йеменнан, Ираннан килеп университета эшләүче Алави Абдулракиб Абдулмажид, Ахмедова Мастура Негматжоновна, Эль Сабрути булдылар. Быел конференциядә катнашучыларның исемлеге тагын да киңәйде, Япониядән, Төркиядән, АКШтан, Кытайдан, Ираннан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Киргизиядән, Латвиядән килеп университетта укучы магистрантлар да катнашты. Шулай ук Мари Республикасыннан, Ульян, Саратов, Астрахан, Киров өлкәләреннән укучылар һәм укытучылар катнаштылар. Конференция эшенә югары бәя бирелде.