Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Яшел Үзән районында Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды
Опубликовано: 19.05.201614 май көнне Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән районында күчмә утырышы булып узды. Ул Акъегет гомуми төп белем бирү мәктәбендә үткәрелде.
Шуны әйтергә кирәк, Яшел Үзән районы – шәхесләргә бай район. Кайсы гына авылны алсаң да, аның кайсы да булса татар шәхесе исеме белән бәйле булуын ачыкларга мөмкин. Шуңа күрә дә, эшне Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучы хатын-кызларны әлеге авыллар һәм авыллардагы музейлар белән таныштырудан башладылар – Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләреннән сәфәр кылдылар. “Ак калфак” оешмасы һәм чараны оештыручылар белән бергә әлеге сәфәргә ЮНЕСКОНЫҢ Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Юныс Сәфиуллин, Татар энциклопедиясе институтының фәнни-нәшрият бүлеге мөдире Рәфик Сәләхиев, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының әйдәп баручы киңәшчесе Илгизә Гомәрова, Кытай татарлары (студентлар) Бикчәнтәев Базарбай белән Балгынай Нурлан, татар теле укытучылары, “Мәдәни җомга” һәм “Яшел Үзән” газеталары корреспондентлары, “Идел” журналы вәкилләре һ.б. чыккан иделәр.
Иң беренче булып кунакларны ачык һавадагы этнография музее каршы алды. Ул Исаково авылы җирлегендә урнашкан. Әлеге ачык музейда җил тегермәне дә, сиртмәле кое да, кара мунча да, башка күп кенә тарихи объектлар да шактый күп.
Сәфәрнең икенче пункты – Олы Ачасыр авылы. Әлеге авылда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы урнашкан. Монда 1947 елда мәгърифәтче-галим К.Насыйриның туган авылы Кече Шырданнан Олы Ачасыр авылына күчерелгән йорт урнашкан.
Архитектура-этнография комплексы буларак ул 1997 нең 1 мартында ачыла. Комплекс крәстиян утарыннан (йорт, абзар, сарайлар, келәт, мунча, ат дирбияләре өчен лапас) гыйбарәт. Йортта өч бүлмә: килгән кунаклар өчен ак бүлмә, хатын-кызлар ягы һәм тәһарәт бүлмәләре бар. Экспонатлар арасында — К.Насыйриның мемориаль әйберләре: күн тышлы диван, агач өстәл, К.Насыйриның үз кулы б-н эшләнгән шкаф, үзе тарафыннан төзелгән һәм шәхси мөһере куелган русча-татарча сүзлек, гарәп орнаменты төшерелгән өч фарфор чынаяк («Кузнецов һәм Ко» фирмасы тарафыннан татар сәүдәгәрләре заказы б-н эшләнгән) бар. Шулай ук К.Насыйриның нәсел агачы һәм Олы Ачасыр авылының Насыйри хезмәтләрендә искә алынган барлык имамнары шәҗәрәсе куелган.
Әлеге комплекс белән танышканнан соң катнашучылар Кече Шырдан авылына – Каюм Насыйриның туган авылына юл тоттылар. Бу авылда Каюм Насыйрига бюст куелган, Каюм Насыйри коесы һәм чишмәсен күрергә була. Катнашучылар әлеге бюстка чәчәкләр куйдылар, авылдагы тарихи урыннар белән танышып чыктылар. [Кече Шырдан]
Озын маршрутның киләсе пункты – Норлат авылы булды. Әлеге авылның урта мәктәбендә дә этнография музее эшләп килә. Әлеге авыÐ