Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге педагогик укулар
Опубликовано: 18.12.2018
Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор. Әлеге бөек шәхескә багышланган педагогик укулар үткәрү Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының «Гомуми төрдәге № 31 «Чишмә» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе»ндә традициягә әйләнеп бара. Узган 2017 нче елны укулар муниципаль дәрәҗәдә булса, быел аның регионара төс алуы безне бик куандырды.
Педагогик укуларның максаты - мәшһүр галимнең мирасын укыту-тәрбия эшчәнлегендә киң файдалану, сәләтле педагогларны фәнни эзләнү эшенә җәлеп итү. Иҗади эшләүче педагогларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
12 нче декабрь иртәсендә килгән кунакларны матур милли киемнәр кигән, чәчләренә бизәкле калфаклар утырткан хезмәткәрләр каршы алды. Бакчада тыныч, милли рух хөкемсөрә. Килгән кунаклар исә, башлап татар халкының көнкүреше музеена сәяхәт ясадылар. Сәяхәт «Шиһабетдин Мәрҗәни – бөек мәгърифәтче» дип исемләнгән күргәзмә белән дәвам итте. Музыка уен коралларыннан агылган моң бу атмосфераны тагын да тулыландырды һәм җанландырды.
Бакчаның мөдире Низамова Эльвира Зөфәр кызы үзенең сәламләү сүзләре белән педагогик укуларны ачып җибәрде. Тагын бер күңелне сөендергән әйбер- дәрәҗәле кунакларыбыз: Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты - Сәлахова Роза Әбрар кызы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе - Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы, Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы 7 нче гомуми белем мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Зәйнуллина Резидә Кәрим кызы, Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы 10 нчы гимназиясенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары - Нәҗметдинова Миләүшә Лотфулла кызы, беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияте укытучысы Минһаҗева Мәдинә Кәрим кызы һәм Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының «Катнаш төрдәге №26 «Дюймовочка» балалар бакчасы муниципаль бюджет учреждениесе» мөдире Чибинова Накия Валиевна арасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да бар иде. Алар – балалар шагыйре, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, Ю.И. Островский исемендәге фәнни премия лауреаты – Ринат Гали улы Нуруллин һәм шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы – Корбанова Гөлнур Равил кызы.
Укуларда катнашучылар өч лабораториягә бүленделәр. Беренче лаборатория «Нәсел шәҗәрәңне өйрәнү» темасы астында эшләде. Монда катнашучыларның гаять тирән, бай материаллар белән чыгыш ясаулары, кемнәрнеңдер үз нәселләрен 14нче буын б