Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Габбдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры
Опубликовано: 02.03.201527 нче февраль көнне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Г.Тукай исемендәге V Бөтенроссия уку бәйгесенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сез кайсы халыктан?-дисәләр, Батырлар исемен атадым” дип исемләнгән муниципаль тур уку бәйгесе булып узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 50 дән артык укучы көч сынашты.
Бәйге түбәндәге яшь номинацияләрендә оештырылды:
· 1 нче төркем: 2-4 нче сыйныфлар;
· 2 нче төркем: 5-8 нче сыйныфлар;
· 3 нче төркем: 9-11 нче сыйныфлар.
Бәйгенең төп темасы – Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты иде. Аның нәтиҗәсе дә бәйгедә катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм милләтен исәпкә алып ясалды. Балаларның чыгышларына Яшел Үзән муниципаль мәгариф идарәсеннән, татар милли – мәдәни үзәгеннән, “Яшел Үзән” газетасы редакциясеннән һәм республикабыздан килгән мәртәбәле кунаклар бәя бирде. Алар арасында Татарстан Язучылар берлегеннән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, зучы шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, 2008 нче елдан шушы берлекнең әгъзасы, шулай ук Төркия язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе лауреаты яшь шагыйрь Рифат Сәлах бар иде. Хәйят әгъзалары катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.
Бәйрәмгә ерак араларны якын итеп, “Сабантуй” журналы хезмәткәре Йолдыз Шәрәпованың килүе ямь өстенә ямь бирде. Ул үзе дә шигырьләр язарга ярата, шуңа күрә укучыларга киңәшләрен бирде, иҗат белән дуслашырга өндәде, “Сабантуй” журналының чын дуслары булуларын теләде.
Укучылар бу бәйгегә бик нык әзерләнеп килгәннәр. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
2-4 нче сыйныфларның татар төркемнәре арасында:
- Сираҗиева Лилия, 4 нче сыйныф, 5 нче гимназия;
- Хөсәенов Булат, 3 нче сыйныф, 7 нче номерлы мәктәп;