• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

10 нчы гимназиядә Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары

Опубликовано: 07.04.2015

2015 нче елның 3нче апрелендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дип исемләнгән яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара  фәнни-тикшеренү укулары үтте.

 Бу көнне якташыбыз галим, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның булачак һәйкәленә таш салынды. Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Хәйдәров Ләззәт Илдар улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының  милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова, Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызы, 10 нчы гимназия директоры Будько Светлана Вадим кызы  сәламләделәр. Казан  федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе   Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Рәмиев Зөфәр Зәйни улы, Кытай Республикасының татар диаспорасы вәкиле Базарбай Бикчәнтәев чыгыш ясадылар. Шулай ук конференциядә филология фәннәре кандидаты, доцент, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Гүзәл Гомәр кызы Батыршина, география фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты география һәм экологик белем бирү теориясе һәм методика кафедрасы доценты Нияз Миннәхмәт улы Биктимеров, филология фәннәре кандидаты, ислам икътисады һәм идарә итү кафедрасы доценты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясенең көнчыгыш белгечләре җәмгыять әгъзасы Ильяс Мулланур улы Мөхаммәтҗанов, химия фәннәре кандидаты, Казан педагогия колледжы укытучысы Гөлнара Тимерхан кызы Габдуллина, педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Эльмира Илдар кызы Фазлиева, педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты  доценты Елена Рәшит кызы Садыйкова, педагогия фәннәре кандидаты, табигый һәм гуманитар фәннәр доценты Ирина Николай кызы Маршалова, филология фәннәре кандидаты, филология фәннәре кандидаты, 31нче татар-рус мәктәбенең милли укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Дамир Шәрифҗан улы Гыйльманов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Рөстәм кызы Салихова, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыныÒ