Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423534, РТ, Заинский район, c. Чубуклы, ул. Молодежная, д. 229б |
| Телефон: | +7(855)-583-68-57 |
| E-Mail: | Scb.Zai@tatar.ru, chubuk3682@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чубуклинская ООШ" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Джамиля Фатиховна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 28 учеников и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Информатика фәненнән консультация 27.12.2018

Мәктәпнең кышкы каникул чорына эш планы нигезендә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен 27 декабрь көнне информатика фәненнән консультация үтте.
-
Балалар бакчасында чыршы бәйрәме 26.12.2018

“Салават күпере” балалар бакчасында чыршы бәйрәме гөрләп үтте. Сабыйларәкият дөньясына чумып, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, дәртле биюләр башкардылар. Ахырдан тәмле бүләкләр алып, өйләренә таралыштылар.
-
Яңа елны кайда ничек каршылыйлар? 26.12.2018

Планетабызның башка почмакларында Яңа елны ничек каршылыйлар, шуңа күз салыйк әле. Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске әйберләрне чыгарып ташлыйлар икән.
Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез очып китмәсен, янәсе.
Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр - ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата. Бирмада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә. Анда Яңа елда бер-берсен котлап су сибешәләр.
Ә менә Япониядә табынга нык игътибар итәләр икән. Өстәлгә муллык билгесе итеп – дөгедән пешерелгән печенье, озын гомер билгесе – озын макароннар, сәламәтлек билгесе итеп борчак ашы куялар. Көчле рухлылык билгесе итеп карп балыгы белән сыйлыйлар.
Нинди генә илдә булса да, Яңа ел символы булып яшел чыршы, нарат, яшел үсемлек, Кыш бабай яки Санта Клаус кала. Һәрбер илдә аерым – аерым теләгән теләкләрне без сезгә бөтенесен берьюлы телибез – Яңа елда бәхетегез тулып торсын, өстәлләрегез сый- хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.
-
Кар шәһәрчеге 25.12.2018

Мәктәбебез ишегалды матур кар шәһәрчегенә әйләнде, берсеннән-берсе матур кар сыннары белән бизәлде. Капканы ачуга киләсе Яна 2019 нчы ел каршы ала. Арырак, әйтерсең лә, Кыш бабай белән кар кызы, үзләре артыннан бик күп җәнлекләр ияртеп, Яңа ел каршыларга баралар. Алар арасында хәтта дельфин да бар; туңсалар җылытырмын дип, әкияттәге мич тә кузгалган.
Шушы матур кар шәһәрчеген ясауда катнашкан барлык осталарыбызга чын күңелдән рәхмәт.
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2018

25 нче декабрь көнне Чыбыклы авылы мәдәният йортында укучыларның чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә әти – әниләр, әбиләр, абыйлар, апайлар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды.
Барлык катнашкан, бәйрәмне әзерләүгә үзләреннән күп көч куйган бөтен кешегә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Турнир по хоккею на приз «Деда Мороза» 21.12.2018

Сегодня, 21 декабря 2018 года, на базе МБОУ «ЗООШ №1» прошел турнир по хоккею на приз «Деда Мороза» среди команд сельских общеобразовательных организации Заинского муниципального района РТ.
Сборная команда из нашей школы заняла 4 место. -
Инвалидлар ункөнлеге 08.12.2018

Һәр елны 3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәбебездә дә ел саен инвалидлар ункөнлегенә багышлап төрле чаралар үткәрелә.
8 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мурзина Г.М. укучылар өчен тәрбия сәгате үткәрде.
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде. -
Мы - юнармейцы! 07.12.2018

Юнармейцы нашей школы приняли участие в III муниципальном слете юнармейцев, которая состоялась в МБОУ " ЗСОШ №7 с УИОП" города Заинска!
-
Кар шәһәрчеге 01.12.2018

Кар шәһәрчегендә сыннар ясау өчен әзерлек эшләре башланды.
-
Сәләтле бала-2018 29.11.2018











