Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423534, РТ, Заинский район, c. Чубуклы, ул. Молодежная, д. 229б |
| Телефон: | +7(855)-583-68-57 |
| E-Mail: | Scb.Zai@tatar.ru, chubuk3682@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чубуклинская ООШ" |
| Руководитель: | Мухаметзянова Джамиля Фатиховна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 28 учеников и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чубуклинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Форум "Сәләт" 13.07.2016

Сегодня Мухаметзянова Миляуша стала участницой V Международного молодежного образовательного форума «Сәләт», который ежегодно проходит на территории Билярского государственного историко-археологического природного музея-заповедника. Форум является площадкой демонстрации интеллектуального, творческого, духовного потенциала и созидательной энергии молодежи, пространством формирования толерантности, межкультурного диалога. Участники форума – одаренные дети и талантливая молодежь из Республики Татарстан и других регионов России, соотечественники из стран ближнего и дальнего зарубежья.
-
Яңа уку елына әзерлек 08.07.2016

Яңа уку елына әзерлек башланып китте,агарту,буяу эшләре белән техник хезмәткәрләр шөгелләнәләр.
-
Мәктәп бакчасында 07.07.2016

Мәктәп бакчасында эш гөрли, түтәлләргә су сибәләр, утыйлар, йомшарталар.
-
Хезмәт чиреге 06.07.2016

Мәктәптә лагерь тәмамланса да укучыларның практикалары дәвам итә.Территорияне тәртиптә тоталар.
-
Сау бул, лагерь 27.06.2016

Бүген - балаларның лагерь белән саубуллашу көне. Шундый тантаналы көн булуына карамастан, көндәлек режим тулысынча үз тәртибе белән барды: иртәнге зарядка, линейка, хезмәт десанты, көндезге аш, лагерь ябылу тантанасы. Балалар белән эшләгән укытучы апалар җәйге каникул вакытына куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Су буйларына әти-әниләрдән башка барырга ярамаганлыгын кабат исләренә төшерделәр. Көннең лагерь белән саубуллашу өлеше бик күңелле үтте. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Укучыларның җәйге ялларын исән-имин үткәреп, белем алырга яңа көч туплап килүләрен теләп калабыз.
-
Бантиклар көне 24.06.2016

Лагерьда көн арты көн үтсә дә, һәр көн күңелдә истәлекләре белән уелып кала. Көннәр эш белән генә үтми, күпме күңелле чаралар да үткәрелә. Бүген дә көннең икенче яртысында "Бантиклар көне" үткәрелде. Балалар бер-берсенә төрледән-төрле прическалар ясадылар, матур-матур бантиклар куйдылар. Һәркемнең башкалардан аерылып торасы, күз явын алырлык чибәр буласы килә. Бу бәйгедә кызлар гына түгел, малайлар да бик теләп катнаштылар. Көнебез күңелле үтте.
-
Сак булыгыз! 23.06.2016

Санаулы көннәр генә калса да, балалар лагерьга бик теләп йөриләр, тырышып эшлиләр, ял да итә беләләр. Бүген дару үләннәре белән таныштык, аларны дөрес кулланырга өйрәндек.
Җәйге яллар күңелле булса да, күңелсезлекләр дә сагалап торырга мөмкин. Шуңа күрә көн саен балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатып барыла. Бүген игътибарны күбрәк су буйларында һәм сулыкларда була торган куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлттек. Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндек. Ялгыз гына су буйларына, табигатькә чыгып китмәскә, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга икәнне һәрвакыт истә тотыйк.
-
Без сугыш теләмибез 22.06.2016

Лагерьның санаулы көннәре генә калып бара. Һәр көнебез режим буенча үтә.
1941 нче ел 22 нче июнь - сугыш башланган көн. Бу сугыштан күпме ватандашларыбыз туган якларына әйләнеп кайта алмый. Без дә бу көнне игътибарсыз калдырмадык. Иртәнге якта һәйкәл янында чистарту, җыештыру эшләре белән шөгыльләндек. Көндезге аштан соң Билгесез солдат һәйкәле янында сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" дигән темага әңгәмә үткәрдек.
-
Без наркотикларга каршы 21.06.2016

Лагерьда хезмәт һәм ял бергә үрелеп бара. Иртәбез гадәттәгечә башланып китте. Техника, пожар куркынычсызлыгы, юлда йөргәндә, су буйларында нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеге аңлатылды. Ә инде көннең икенче яртысында "Без наркотикларга каршы" темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең сәламәт яшәү рәвеше яклы булуларын дәлилләп плакатлар, рәсемнәр ясадылар.
-
Спорт, сәламәтлек көне 20.06.2016

Бүген лагерьда күп эшләр эшләнде. Көндәлек режим буенча зарядка, линейка, иртәнге аштан соң балалар мәктәп бакчасында, чәчәклектә берсеннән берсе уздырып эшләделәр. Көндезге аштан соң көнебезне спортка багышладык. Балалар төрле спорт төрләрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннар күтәренке кәеф белән бик матур үтте. Командалар арасында очколар тигез булып, дуслык җиңде.










