Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 369 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Әминов И. Ю. белән очрашу
Опубликовано: 28.09.2017
Татарстанда, шул исәптән районда, терроризмга каршы айлык узды. Айлыкның төп максаты – террорчылык һәм экстремистик идеология белән көрәш. Аның кысаларында район –шәһәр мәктәпләрендә төрле чаралар, махсус дәресләр, “түгәрәк өстәл”ләр, лекция һәм тематик кичәләр оештырылды. Шушы айлыкны дәвам итеп, 28 нче сентябрь көнне гимназиядә ачык сыйныф сәгате узды. Бу дәрестә "Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе Генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы Әминов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, мәгариф бүлеге җитәкчесе Кузнецов Сергей Александрович катнашты. Чара барышында укучылар кеше тормышына куркыныч яный торган хәлләрне булдырмау,булган очракта ничек саклану турында фикер алышты. Экстремизм очракларының җәмгыятькә китергән зарары турында гимназиябезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәлимуллин Рөстәм Радик улы сөйләде. Илшат Әминов үз чыгышында яшьләргә үз-үзләрен, янәшә тирәдәгеләрне сөяргә, белемле, игътибарлы, физик яктан көчле дә булырга чакырды. Шулай ук укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Валерий Григорьевич бүгенге көндә районда төрле милләт халкы яшәсә дә тату һәм тыныч тормыш булуын әйтеп китте. Килгән кунаклар да, катнашучылар да очрашудан канәгать калдылар.
К списку новостей











