Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | isenbay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Ильфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 56 детей (из них 9 воспитанников), из них иностанных граждан-0 |
| У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 21.01.2021

Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннехановның 2020 нче елның 5 нче октябрендә гамәлгә кергән 653 нче Указы нигезендә 2021 нче ел Татарстанда “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бу уңайдан бик куп чаралар үткәрүне, район һәм республика күләмендә бәйге-ярышларда катнашуны күз уңында тота. Бүгенге көндә тантаналы рәвештә әлеге елга старт бирергә әзерлек эшләре бара.
-
Сагынып көттек ел буе... 26.12.2020

Бүген мәктәбебезнең 1-5 нче сыйныф укучылары өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Укуда һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларны бүләкләү белән башланып киткән бәйрәм иртәсе җыр-бию, төрле уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай һәм Кар кызы - бәйрәмнең төп бизәкләре. Алар да балалар белән бергә күңел ачтылар, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр.
-
Балалар бакчасында -Яңа ел 25.12.2020

Бүген Кыш бабай балалар бакчасына килде. Җыр- биюләр, уен-көлкеләргә бай булган бәйрәм программасы "Кыш бабайны эзлибез" дигән сәяхәт формасында үтте. Тылсымлы капчыгы белән килгән Кыш бабай балалар белән бергә җырлады да, биеде дә, уйнады да, хэтта фокуслар да күрсәтте. Төрле-төрле костюмнар кигэн нәниләр, шат елмаеп. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә күңел ачтылар.
-
25.12.2020

Мәгарифне үстерүгә керткән зур өлеше өчен, мәктәбебезнең элеккеге директоры, бүгенге көндә физика фәне укуытучысы Борһаниев Р.Г. "ТАССРның 100 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Исәнме. чыршыкай! 24.12.2020

"Исәнме, чыршыкай!", - дип, сөенеп җырлаган балаларны күргәч, мәктәбебезнең чыршысы тагын да көязләнеп китте. Бүген бәйрәмнәргә старт әти-әниләре мәктәптә эшлэүче балаларның профсоюз елкасына җыелулары белән бирелде. Чыршы, Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел турындагы җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар белән үткән бәйрәмнән һәрбер бала шат йөз белән кайтып китте. Әлбәттә Кыш бабайның капчык тулы күчтәнәче дә балаларның күңеленә хуш килде.
-
Кыш бабайда кунакта 24.12.2020

Бүген 6-11 класс укучылары өчен мәктәбебездә елка бәйрәме үтте. "Кыш бабайда кунакта" дип аталган бәйрәм кичәсен 8 класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Тукманова Г.З. әзерләгән иде. Әлбәттә бу күңелле бәйрәм кичендә һәрбер укучы актив катнашты, яхшы кәеф, күтәренке күңел - бәйрәмнең төп шигаре менә шулар иде.
-
Олимпиада - 2020 23.12.2020

Бөтенроссия һәм республикакүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабы да артта калды. Һәр елдагыча, безнең укучларыбыз сынатмады. Рус әдәбияты буенча Непомнящих В., 8 кл, Хабирова Р, 9 кл, Нәгыймова И - 11 кл - җиңүче, Латыпова Э, 9 кл - призер, рус теленнән - Латыпова Э. 9 кл - җиңүче, Непомнящих В., 8 кл, Мөэминова Г., 11 кл,- призер; биологиядән - Нәгыймова И, 11 кл - призер; татар теленнән -Нурмехаметова З, 6 кл. Хабирова Р., 9 кл, Мөэминова Г, 11 кл - җиңүче, Нәгыймова И., 11 кл, Самсонов Р. 5 кл- призер; татар әдәбиятыннан - Хабирова Р., 9 кл, Мөэминова Г. 11 кл -җиңүче, Нәгыймова И., 11 кл., Латыпова Э., 9 кл - призер. Мәктәбебез, районыбыз данын Республикада яклаячак укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 15.12.2020

Туган (татар) телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм” гранты бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Латыпова Алсу Рафаил кызы җиңүгә иреште һәм грантка ия булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
09.12.2020
Укучыларның Лев Толстой исемендәге IV Бөтенрәсәй фәнни конференция-конкурсының «Татар әдәбияты һәм журналистика» юнәлешендә мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Мөэминова Гөлназ II урынны алды, Диплом белән бүләкләнде һәм портфолиосына 3 балл өстәлде. Аның фәнни җитәкчесе Хуҗина Гөлназ Рәфис кызын һәм Гөлназны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Сагынып көткән кыш килде 07.12.2020

Кышның ак карлары күңелләрне сөендерә, үзеннән-үзе саф һавага чыгасы, уйныйсы, шаярасы килә. Буген мәктәбебез алдын кар сыннары белән бизәдек. Укучылар, әти-әниләр, бер- берсе белән ярыша-ярыша, төрледән- төрле әкият геройлары, кыш символлары булган Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары ясадылар. Һәркемнең битләре алсу, йөзләре көләч иде.







