Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | sch1644maina@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 41 учащихся и 8 воспитанников / 41 укучы һәм 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Җиңү бакчасы 05.05.2023

"Җиңү бакчасы" акциясе бөтен Рәссия буенча киң колач алды. Мәктәбебез дә әлеге акциягә теләп кушылды. 11нче сыйныф укучылары алмагач үсентеләре утырттылар. Бу агачлар фронтта башын салган каhарманнарны безгә хәтерләтеп торсыннар.
-
Түбән Майна укучыларының чираттагы сәяхәте Мәскәү шәһәренә иде 29.04.2023

Түбән Майна укучыларының чираттагы сәяхәте Мәскәү шәһәренә иде. Гадәткә кергән "дөнъя күрүләр" безнең Казан шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан башланды.Ә Мәскәүгә иртән килеп җитеп, гид ярдәмендә шәһәрне күзәтеп чыктык. Барлык истәлекле урыннарны карап, укучыларыбызның күзаллавын арттырып , әллә никадәр мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирә алуыбызга сөнеп кайттык.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 24.04.2023

20 нче апрель көнне Аксубай районының 2нче номерлы мәктәбе территориясендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсының район этабы үтте. Районның 14 мәктәбеннән килган ЮИД отрядлары көч сынашты. Конкурс берничә этаптан торды. Алдан укучылар велосипедларда төрле сынаулар аша маршрут узды. Аннан юл йөрү кагыйдәләрен белүгә, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипед төзелешен белүгэ сынаулар үттеләр. Нәтиҗәдә, Закирова Ләйсән "ПДД белгече" номинациясендә 2нче урын, отряд җитәкчесе Руфия Гафиятуллина "Иң яхшы ЮИД отряды җитәкчесе" номинациясендэ 3 урын яулады.
-
Экологик гает 23.04.2023 24.04.2023

Экологик гает 23.04.2023.
Динебездә чисталык хуплана. " Пакълык булмаган җирдә дин юк" дигән хәдисне истә тотып, мәктәп хезмәткәрләре,укучылар Чирмешән тирәсен һәм әрәмәлекне җыярга чыктык. Эшләгән урыннарыбызда тәртип калдырганнан соң, гает хөрмәтенә пешкән шашлык ашадык. Ахырдан укучыларга гает бүләкләре таратылды. -
Официальный сайт школы в ВК
24.04.2023
Официальный сайт школы в ВК
https://vk.com/public216715915
-
Мастер класс 22.04.2023

22 нче апрель көнне авылдашыбыз Хайруллин Мансур укучыларыбызга 3D моделирование буенча мавыктыргыч мастер класс үткәрде. Бер генә һөнәрне яхшы үзләштерер өчен дә мәктәптәге барлык фәннәрне ныклап үзләштерергә кирәклеген әйтте.
-
ЮИД отряды балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтте. 12.04.2023

-
Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә 12.04.2023

Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә.
Без дә бу датаны онытмадык, әлбәттә. Шушы датага багышланган сыйныф сәгатьләре булып узды, укучылар космонавтика көненә багышланган рәсемнәр ясадылар. -
Бүген мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре мәктәп территориясен һәм янәшәдәге территорияне җыештыру буенча экологик өмәдә катнашты 12.04.2023

Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да булып тора.
Бүген мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре мәктәп территориясен һәм янәшәдәге территорияне җыештыру буенча экологик өмәдә катнашты
Язгы ямьле көн, яхшы кәефкә ярдәм итте, барысы да дус һәм күңелле эшләде.
Эш нәтиҗәләрен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, мәктәбебезнең чиста, тәртипле территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә. -
«Кышкы куркынычсызлык» 17.03.2023





