Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | sch1644maina@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 41 учащихся и 8 воспитанников / 41 укучы һәм 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Җиңү көне" 09.05.2022

Бөек җиңүнең 77 еллыгына багышланган митингта укучыларыбыз катнашты. Бәйрәм концертыннан соң үлемсез полк үткәрелде.
-
Чистайдан көрәшчеләребез җиңүләр белән кайттылар 07.05.2022

Бүген Чистай шәһәрендә үткәрелгән көрәш ярышларыннан безнең көрәшчеләребез җиңүләр белән кайттылар. 3 нче сыйныф укучысы Замалетдинов Зөлфәт -1 нче урын, 8 нче сыйныф укучысы Галимов Рияз - 2 нче урын, 10 нчы сыйныф укучысы Камалов Илдус -1 нче урынны яулады. Молодцы егетләр!
-
"Рамазан гаете" 02.05.2022

2 нче май мәчетебездә Рамазан гаете бәйрәме үткәрелде. Безнең укучыларыбыз да бу бәйрәмдә актив катнаштылар. Төрле кул эшләре, рәсемнәр, шамаилләр ясап бүләкләр алдылар. Бәйрәм концертыннан соң мул табын артында сыйланып таралдылар.
-
Көрәшче егетләребез янә җиңүчеләр 30.04.2022

29 нчы апрель көнне Әлки районыннан безнең көрәшче егетләребез җиңүләр белән кайттылар.Турнирда 200гә якын көрәшче катнашкан. Үз авырлык категорияләрендә безнең 10 сыйныф укучысы Камалов Илдус – беренче, Замалетдинов Зөлфәт өченче урынны яулады. Әфәрин егетләр!
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 26.04.2022

Башлангыч сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, "Тукай безнең күллердә" дип аталган уен квест үткәрелде. Укучылар бу уен квеста бик теләп катнаштылар , җиңүчеләргә татлы бүләкләр тапшырылды.
-
"Битва умов" 21.04.2022

Район китапханәчеләре югары сыйныф укучылары өчен патриотик темага уен үткәрделәр . Уен дүрт этапта узды, анда катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшереп, тарихи күзаллауларын киңәйттеләр. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Шахматчы егетебезнең яңа җиңүләре 20.04.2022

Бишенче сыйныф укучысы Гафиятуллин Фаил Чистай шәһәрендә үткән шахмат турнирыннан янә җиңүләр белән кайтты.
-
Мәктәп күләмендә шашка-шахмат турниры 15.04.2022

15 нче апрель көнне мәктәп күләмендә шахмат- шашка турнирлары үткәрелде. Балалар бик теләп әлеге уеннарда катнаштылар. Алар һәрбер йөрешнең җиңүгә илтәсенә ышанып, бирелеп уйнадылар. Нәтиҗә ясап җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
"Табигать ничек уяна?" 11.04.2022

Башлангыч сыйныф укучылары белән табигать кочагына язгы билгеләрне күзәтергә чыктык. Кояш җиребезгә җылысын да, яктысын да бик юмарт биргәнен,. кар күзгә күренеп кимегәнен, яңгыравык тавышлы гөрләвекләр елгаларга таба юл алганын күзәттек.
-
"Без бергә" конкурсы 01.04.2022

1нче апрель көнне Аксубай районында "Без бергә" Республика балалар иҗаты фестиваленең муниципаль этабы булып үтте. Безнең мәктәп укучыларыбыз төрле номинациядә катнашып төрле урыннар яуладылар.




