Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | sch1644maina@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 41 учащихся и 8 воспитанников / 41 укучы һәм 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Кошларга ярдәм итик!" 21.11.2020

Түбән Майна мәктәбенең укучылары үз куллары белән һәм шулай ук әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар. Алар мәктәп тирәсендә үсеп утырган агачларга эленде. Балалар алдагы көннәрдә аларга җимнәр сибәчәкләр, кошчыкларның җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтерләр.
-
"Иң куркынычсыз каникуллар" 14.11.2020

Каникуллар дәверендә Мәдәният йортының җитәкчесе Назмутдинова Л. Ф. җитәкчелегендә үткәрелгән "Иң куркынычсыз каникуллар" дип аталган ведио конкурста катнашып безнең укучыларыбыз район буенча беренче урынны яуладылар.
-
"Шахмат, шашка ул - зирәкләр уены" 07.11.2020

Каникул вакытында мәктәбебездә шахмат-шашка турниры булып үтте. Шашка-шахмат ярышлары уйлау-фикерләрне туплауга юнәлдерелгән бердәнбер спорт уеныдыр, мөгаен. Шуңа да ул күп вакыт сарыфлауны таләп итә.
Ярышта җиңүчеләргә авылыбызның ветераннар советы рәисе Госман Гафиятуллин әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
"Һөнәр сайлау- җаваплы эш" 28.10.2020

28 октябрь көнне «Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» нән килгән вәкил Венера Стоянова югары сыйныф укучылары белән профориентация буенча очрашу уздырды. Чара башында мәктәп укучылары өчен тест үткәрелде, аннан укучыларыбыз " Четыре ключа к твоим победам" - дип аталган видео тасма карап үттеләр.
-
"Көзге муллык" 24.10.2020

Һәр фасыл үзенчә матур. Көз үзенең алтын төсе белән генә түгел, мул уңышы белән дә кадерле фасыл. Әлеге муллыктан безнең мәктәп балалары бик күркәм кул эшләре иҗат итте. Әйтергә кирәк, араларында искиткеч бай фантазия белән иҗат иткәннәре, үзләренең хезмәтләре өчен грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнелде.
-
"Кросс нации" 11.10.2020

Кросс нации - всероссийский день бега на территории Российской Федерации.
В здоровом теле здоровый дух, движение-это жизнь, Модно быть здоровым!
По традиции, каждый октября наша школа проводит "Кросс нации", не стал исключением и на этот год, тем более погода была хороша.Победители были награждены грамотами. -
5 нче октябрь - Халыкара Укытучылар көне 05.10.2020

Ел саен мәктәбебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне иртәдән үк безнең мәктәптә мөгаллимәләребезгә карата бәйрәм котлаулары яңгырады. Шул уңайдан барлык укытучыларны да бәйрәм белән котлап үтәсе килә.
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Бэйрэм белэн! -
Всероссийский открытый урок " ОБЖ" 05.10.2020

-
Юбилейларыгыз котлы булсын хезмәттәшләребез! 04.10.2020

Үзләренең хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәттәшчеләребезне юбилейлары белән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез.
-
1нче октябрь -Өлкәннәр көне. “Картаямыни соң йөрәк” 01.10.2020

1нче октябрь- Өлкәннәр көне. Шул уңайдан Түбән Татар Майна мәдәният йорты каршында безнең мәктәп укучыларыбыз бәйрәм концертында катнаштылар.Көзге, матур, кояшлы көндә бәйрәмебез бик күңелле үтте.




