Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
6 сыйныфларда сыйныф сәгате 17.02.2017

"Граҗданлык һәм Ватанпәрварлык" айлыгы кысаларында 6 сыйныф укучылары белән "Әфган җиле" дип исемләнгән сыйныф сәгате мәктәп музеенда "Хәрби - патриотик" бүлегендә үтте. Музей җитәкчесе Тагиров Р.А. әфганчылар турында бик тәэсирле итеп сөйләде һәм укучылар биргән сорауларга төгәл итеп җавап бирде
-
16.02.2017

Кичә 10 класста (җитәкчесе Ф.М. Залалтдинова) авыл хуҗалыгына кирәкле һөнәрләр белән танышуга карата класс сәгате үткәрелде. 10 класс укучылары авыл хуҗаллыгын үстерүче һөнәр ияләренең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында тренинг үткәрделәр һәм бу һөнәрләргә нинди уку йортларында әзерләүләрен белделәр.
-
15.02.2017

Патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында аркан тартышу булып узды.
Җаваплы: Кадыйрова Г.Р.
-
Әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе 15.02.2017

15 февраль көнне мәктәптә Әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе уздырылды.Кичәне 7б сыйныф җитәкчесе Илһам Исмагил улы ачып җибәрде. Кичә укучылар һәм ветераннар арасында җанлы аралашу формасында узды. 7б сыйныф укучылары ветераннар өчен бай эчтәлекле һәм югары сыйфатлы итеп хәзерләнгән концерт белән чыгыш ясадылар . Кичәне йомгаклап, мәктәп директоры Лилия Минвагиз кызы кичәгә килүче ветераннарга һәм кичәне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, әлеге чараның патриотик тәрбия бирүдә зур урын алып торуын ассызыклады.
Сыйныф җитәкчесе: Давлетшин И.И.
-
15.02.2017

13-15 февраль көннәрендә 8 сыйныф укучылары Каюмова Ләйлә, Мустафин Ильяс, районда үткәреләчәк “Исследуем, проектируем” фәнни-гамәли конференциясенә уку- тикшерү проекты өстендә эшне төгәлләделәр. Проектның темасы “Геометрик фракталлар”. Укучыларның фәнни җитәкчеләре – математика укытучысы Ибрагимова Р.В. Укучыларга уңышлар телибез.
Математика укытучысы Ибрагимова Р.В.
-
Мәктәптә очрашу 14.02.2017

Мәктәптә патриотик айлыкны үткәрү тулы көченә бара. Бүген 3 сыйныф укучылары тыл хезмәткәрләре белән очрашты. Балалар аларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләренең рәхмәтләрен җыр , шигырь юллары аша җиткерделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Халиуллина Н.М.
-
4 нче сыйныфларда сыйныф сәгате 14.02.2017

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 14 нче февраль көнне 4 нче сыйныфта сыйныф сәгате үтте. Анда авылыбызның хөрмәткә лаек сугыш чоры балалары Мустафина Хатима апа һәм Тагирова Асия апа чакырылган иде. Алар үзләренең сугыш чорындагы авыр тормыш, ятимлек, ачлык, ялангачлыкта яшәгән моңсу хатирәләре белән уртаклаштылар.
Сыйныф җитәкчесе: Хасанова А.М.
-
Замечательный вожатый 13.02.2017

13 февраль көнне мәктәптә "Замечательный вожатый" дип исемләнгән конкурс булып узды Җиңүче итеп 9 сыйныф укучысы Хусаинова Г.М. табылды.
Педагог - оештыручы: Минигулова Л.М.
-
"Россия чаңгы юлы - 2017" ярышы 11.02.2017

Бүген район күләмендә үткәрелгән "Россия чаңгы юлы - 2017" ярышында катнашып , мәктәбебез чаңгычылары югары урыннарны яуладылар. МОЛОДЦЫ!!!
Бикушев Р.Х.
-
2 нче б сыйныфында тәрбия сәгате 10.02.2017

Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларны искә алу уңаеннан 2 б сыйныфында тәрбия сәгате булып узды.
Сыйныф җитәкчесе: Кадыйрова Г.Р.







