Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
" Форд Боярд алтыны" уены 01.12.2016

Пәнҗешәмбе көнне физикадан ике чара үткәрелде. “Форд Боярд алтыны” уенына ошатып үткәрелгән “Физика алтыны” дип аталган физик кичә иң беренче чиратта ике төркем арасында барган кискен көрәш һәм физик парадоксларларны эченә алган сораулары , кызыклы тәҗрибәләре белән истә калды. Укучылар арасында атна дәвамында кичәдә бирелгән сорауларга җаваплар турында фикер алышу күзәтелде.
-
Ачык дәрес 01.12.2016

Бүген физика фәненнән 8 сыйныфта "Электор чылбыры һәм аның өлешләре" дигән темага ачык дәрес үтте. Укытучы : Давлетшин И.И.
-
01.12.2016

1. Мәктәпнең физиклар төркеме физикадан Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясады. Нигматуллин Җәлил җиңүче, Шарифуллин Айрат икенче нәтиҗә белән призер булдылар. Бикушев Рәфис дүртенче урынны алды.
-
СТОПВИЧСПИД акциясендә катнашу 01.12.2016

Бүген мәктәп укучылары белән Бөтенрсоссия акциясендә катнашу уңаеннан "Спидка каршы көрәш көне " билгеләп үтелде. Сәламәтлек сәгатьләрендә интернет ресурслардан да мәгълүматлар кулланылды.
-
Кызыклы тәҗрибәләр 01.12.2016

1. Сишәмбе көнне , физикадан олимпиаданың муниципаль турында катнашкан укучылардан торган төркем, башлангыч сыйныфлар өчен физикадан кызыклы тәҗрибәләр үткәреп, тәҗрибә нәтиҗәләрен аңлатып бирделәр. Башлангыч сыйныф укучылары тәнәфес тәмамлангач та, “физик абыйларын” җибәрмичә, тәҗрибәләргә карата һәртөрле сораулар белән күмделәр. 10 нчы сыйныфның кызлары башлангыч сыйныфлар мавыктыргыч физик материаллар хәзерләп чыгыш ясадылар.
-
Сәламәтлек сәгате 01.12.2016

4 сыйныфта 1 нче декабрь СПИДка каршы көрәш көненә багышланган “Мин яшьтәшләремнең үз – үзләрен тотышларына ничек тәэсир итә алам? “ дигән темага сыйныф сәгате узды.
Максат. Үсмерләргә итагатьле , шәфкатьле гамәлләр кылырга этәргеч бирү.
Бурычлар:
1. Кешенең үз- үзен тотышы, кылган гамәлләре турында күзаллау булдыру.
2. Группада эшләү, хезмәттәшлеккә әзер булу, бәхәстә уртак фикергә килү, толерантлык сыйфатларын булдыру.
3. Мәрхәмәтлелек. әхлаклылык, әдәплелек, үз- үзеңне тәрбияле тоту күнекмәләре булдыру .
4. Кешенең үз –үзен тотышындагы тискәре сыйфатларга каршы торучанлык тәрбияләү.
-
Математик марафон 30.11.2016

1. Чәршәмбе көнне 4-8 сыйныфлар өчен математика укытучысы Роза Ибраһимова хәзерләп үткәргән “Математик марафон” балаларның күңеленә бик хуш килде. Күп укучылар өчен ул математиканы тагын да ныграк өйрәнә башлау өчен этәргеч булганлыгына шик юк.
-
26.11.2016

Наш учитель физики Давлетшин Ильхам Исмагилович стал победителем Всероосийского конкурса «Зирәк остаз – VIII» (с 1 по 30 сентября 2016г.) в номинации «Проекты, исследовательская деятельность». Работа: «Создание методики 10 – ти балльного оценивания».
-
25.11.2016

1. 28 ноябрь-3 декабрь көннәрендә мәктәптә физика математика атналыгы үткәрү каралган иде. Атналык дүшәмбе көнне укучыларны атналык планы белән таныштыру, икенче этаждагы фойены атналык темасына туры китереп бизәү, стендлар, газеталар, укучылар кулы белән ясалган эшләнмәләр, һәртөрле башваткычлар, ребуслар, викториналар урнаштыру белән башланып китте. Башваткычлар, ребусларны укучыларга атна дәвамында чишәргә мөмкин. Атналык азагында нәтиҗә ясалып, иң актив укучылар билгеләп үтеләчәк.
-
Әниләр бәйрәме 25.11.2016

Бүген мәктәп күләмендә "Ана-шәфкатъ дулкыны" дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Чарада барлык укучыларның әниләре, 5-8 сыйныф укучылары,укытучылар катнашты.
Чараны оештыручы 9 сыйныф укучыларына, Зөфәрова Р.Знага,өлкән сыйныф укучылары үзидарә әгъзаларына,сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.







