Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
29.12.2014

29 декабрь Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре үтте.
1-4 сыйныфларда "Яна ел тамашасы"
5-8 сыйныфлар :" Яна ел мизгелләре"
9-11 сыйныфлар "Бал маскарад"
Бәйрәмебезгә әкият геройлары:Куян, бүре, тылсымчы Шүрәле килгән иде, әлбәттә инде Кыш бабай һәм Кар кызы.
Кадерле бер кунак көткән кебек.
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Беләкләрдә яда хезмәт дәрте,
Күңелләрдә яңа теләкләр.
-
Балалар иртәсе 25.12.2014

25 декабрь көнне “Иске Ибрай урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә “Чиста су” экологик акциясе кысаларында балалар иртәсе үтте. “Яшь химик” түгәрәге ( җитәкчесе Ф. М. Җәләлетдинова) әгъзалары “Алтын балык турында” дип исемләнгән әкият сәхнәләштерделәр: Алтын балык азык-төлекне һәм суны чистартып бирсә дә, һаваны чистартмады – могҗизалар белән ярышып кешеләрне үз-үзләрен һәм Алтын балыкны да сакларга чакырды.
-
Очрашу 25.12.2014

25 декабрь көнне “Яшь химик” түгәрәге әгъзалары 9-11 сыйныф укучылары ктнашында эколог Леонтьев Василий Васильевич белән очрашу үткәрделәр. Очрашу “Чиста су” экологик акциясе кысаларында узды. Очрашу авылыбыздагы су чыганакларының экологик хәле, чүплекләрнең торышы һәм авыл халкының экологик культурасы турында әңгәмә рәвешендә барды.
-
Ватан геройлары көне 09.12.2014

9 декабрь Ватан геройлары көне уңаеннан мәктәбебездә Балалар думасы катнашында ачык сыйныф сәгатләре үтте. Балалар Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларының биографиясе аларның батырлыклары турында мәгълүмат алдылар.Видеоролик күрсәтелде.Бу дата императорица Екатерина II идарә иткән чордагы истәлекле вакыйга уңаеннан билгеләнә .1976 нчы елда ул көрәшләрдә батырлык үрнәкләре күрсәтүчеләргә “”Ордене святого ,Георгия Победоносца” ордены тапшыруны гамәлгә кертә. Орденның 4 дәрәҗәсе була. 1917 елдан соң бу орден тапшыру традициясе бетерелә. 2000 нче елда иң югары хәрби бүләкнең статусы кире кайтарыла. 9 декабрь көнне Советлар Союзы һәм РФ Геройларын, Изге Георгий һәм Дан Ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.
-
08.12.2014

Ватан геройлары көне уңаеннан 7 сыйныф укучылары белән обелиск яныны тәртипкә китерелде.Чәчәкләр куелды.
-
Билгесез солдатларны искә алу көне. 03.12.2014

З декабрь көнне Билгесез солдатларны искә алу чаралары оештырылды. Мәктәп музеенда 11 сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үтте. Авылыбыздан 700 дән артык авылдашыбыз Бөек Ватан сугышына китә,шуларның 400 дән артыгы сугыш кырында ятып калаган. Ятып калучыларның күбесенең каберләре дә билгесез. Ләкин алар безнең күңелләребездә мәңгегә сакланыр...
Тарих укытучысы.Тагиров Р.А.
-
Балалар иртәсе 03.12.2014

3нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен “Билгесез солдат көне” исемле балалар иртәсе үткәрелде.
Балалар иртәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Алар авылыбыздан Бөек Ватан сугышына киткән һәм әйләнеп кайтмаган авылдашлар белән таныштылыр.
-
03.12.2014
3 декабря учащиеся 11 класса писали итоговое сочинение
-
"Яу кырында хәбәрсез югалганнар" 03.12.2014

3 декабрь көнне "Яу кырында хәбәрсез югалганнар" темасына 7-8 сыйныфларда дәресләр үтте.
Иске Ибрай авылыннан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган авылдашларыбызны эзләү эшен оештыру безнең бурычыбыз.
Тарих укытучысы Сулейманов Р.Х.
-
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2014

Бүген мәктәптә Спидка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Барлык сыйныфларда да сәламәтлек сәгатьләре үтте. Өлкән сыйныфларда биология укытучысы чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.







