Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Стенгазета "Сәламәтлек" 01.12.2014

Хокук бозуларны кисәтү отряды Спидка каршы көрәш көненә багышланган “Сәламәтлек” дип аталган стенгазета чыгарды. Анда статистик , медицина күрсәткечләре һәм кызыклы мәгълүматлар тупланган иде.
Отряд командиры : Ибрагимов И.М.
-
“Спорт-альтернатива пагубным привычкам” 29.11.2014

29 ноябрь көнне “Спорт-альтернатива пагубным привычкам” акциясе кысаларында башлангыч,урта һәм өлкән сыйныфлар арасында шашка ярышлары үтте. 1-4сыйныфлар арасында :
егетләрдән 4 сыйныф укучысы- Кадыйров Хаким, кызлар арасыннан-4 сыйныф укучысы-Сафиуллина Зөһрә беренче урынны алдылар.
5-8 сыйныфлар арасыннан: егетләрдән 6 сыйныф укучысы - Мустафин Ильяс,кызлар арасыннан –-6 сыйныф укучысы Кадыйроа Ильвинә беренче урынны алдылар.
9-11 сыйныфлар арасыннан: егетләр арасыннан-10сыйныф укучысы-Ибрагимов Ильшат,кызлар арасыннан- 11 сыйныф укучысы-Сулейманова Резедә беренче урынны яуладылар.
Ярышны оештырдылар:Бикушев.Р.Х.,Сафиуллин Я.Г.,Сайфуллин Җ.М.
-
Күңелле стартлар 29.11.2014

29 ноябрь көнне “Спорт-альтернатива погубным привычкам” акциясе кысаларында җиңел атлетика буенча физик культура дәресләре үтте. Дәресләрдә төрле спорт уеннары, күңелле стартлар күрсәтелде.
Бикушев Р.Х.
-
«Әниләр көненә” багышланган сыйныф сәгате 28.11.2014

28 ноябрь көнне 5б сыйныфында «Әниләр көненә” багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар, олы бәйрәм уңаеннан, үзләре ясап килгән рәсемнәрендә әниләренә нинди хисләрен белдерергә теләүләре турында сөйләделәр. Әниләренә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Бәйрәм көнне әниләрен ничек итеп котларга җыенулары турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Ана назын тоеп яшәү зур бәхет ул" 27.11.2014

Мәктәптә әниләр көненә багышлап "Ана назын тоеп яшәү зур бәхет ул" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә күз явын алырлык бәйләнгән, төймәдән , кәгаздән ясалган төрле эшләр бар иде, әниләр һәм укучылар бик актив катнаштылар.
Технология укытучысы Минигулова Л.М.
-
"Иң кадерле кешем - әнием" 27.11.2014

27 ноябрь көнне әниләр көне уңаеннан мәктәптә "Иң кадерле кешем - әнием" дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә 5-8 сыйныф укучыларының рәсемнәре куелды. Яхшы эчтәлекле рәсемнәр югары бәяләнде.
Рәсем укытучысы Минигулова Л.М.
-
26.11.2014

26 ноябрь көнне Аксубай мәдәният йортында әниләр көненә багышланган зур күләмдә концерт куелды. Кул эшләреннән һәм татар халык ашларыннан күргәзмә оештырылды. Бу очрашуга 6 сыйныф укучылары: Хуснулгатина Г., Кадырова Э. һәм татар теле укытучылары: Тагиров Р.А., Зөфәрова Р.З. катнашты
-
Спорт - альтернатива пагубным привычкам 24.11.2014

Укучылар тарафыннвн әзерләнгән “Спорт-альтернатива пагубным привычкам” девизы белән әзерләнгән флеш-моб биюе конкурс эше итеп алынды.
Хокук бозуларны кисәтү отряды членнары һәм өлкән сыйныфлар думасы членнары оештырды.
-
Парламент дәресе 21.11.2014

Парламент дәресенең максаты: укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Бурычлар: гражданлык хисләре, хезмәт ярату, кеше хокуклары һәм ирекләренә хөрмәт, Туган илгә, гаиләгә, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләү.
-
Cәламәтлек сәгате 18.11.2014

18 ноябрь көнне 4нче сыйныфта гриппка багышланган сәламәтлек сәгате узды. Укучылар грипп белән авыруның сәбәпләрен ачыкладылар, грипптан саклану ысулларын өйрәнделәр. Сәламәтлек сәгатен сыйныф җитәкчесе Хуснулгатина Л.М. үткәрде.







