Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | stkiyazlysch@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Залалтдинов Ильшат Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80
-
Спорт -яман гадәтләрдән иң яхшы чара. 01.12.2014

"Спорт-яман гадәтләрдән иң яхшы чара" акциясе кысаларында мәктәптә төрле чаралар булып узды. Укучылар белән спорт турында төрле әңгәмәләр . сыйныф сәгатьләре, "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дип исемләнгән рәсем конкурсы, волейбол, баскетбол, күңелле стартлар уздырылды.
-
Мәктәп Думасы Советы утырышы 01.12.2014

Бүген чираттагы Укучылар думасы утырышы булып узды. Комитет җитәкчеләре декабрь аена планлаштырылган эшлщр , аларны уздыру турында сөйләштеләр. Яңа ел бәйрәмен уздыру планы каралды һәм расланды.
-
Билгесез солдатларны искә алу көне 28.11.2014

Билгесез солдатларны искә алу көненә багышлап сыйныф сәгатьләре уздырылды. Тарих укытучысы Могыйнов Искәндәр Сруртдин улы укучыларга үзебезнең авылдашлар арасында да билгесез югалган солдатлар турында сөйләде.
-
Ана-бөек исем.
28.11.2014
Бүген мәктәптә әниләр көненә багышланган "Ана -бөек исем" дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Укучылар әниләренә багышлап моңлы , дәртле җырлар, матур биюләр башкардылар.
-
"Бердәм мәдәни көндәлек" 15.11.2014

Иске Кыязлы авылы китапханәсендә I сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен " Бердәм мәдәни көндәлек" белән танышу уздырылды. Китапханәче Сәгыйтдинова Мөния балаларга көндәлекне тапшырып аны тутыру буенча киңәшләрен бирде,конкурслар белән таныштырды. Соңыннан әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.
-
Каникулны файдалы уздырабыз
03.11.2014
9-11 сыйныф укучылары өчен каникул вакытында лагерь эшләячәк. Укучыларга имтиханнарга әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек.
-
Алтын көз хәзинәсе 17.10.2014

Җәйге эшләргә йомгак ясап ,мәктәбебездә Уңыш бәйрәме уздырылды. 5,6 сыйныф укучылары көз турында матур шигырьләр сөйләделәр, моңлы җырлар җырладылар.Бәйрәмгә кунаклар Кызыл Калфак, бүре, Хуҗа Насретдин да килгән иде. Кызыклы тапышмаклар әйтеп, Хуҗа Насртдин укучыларның тапкырлыкларын сынады. Кызыл Калфак белән бүре дә бүләксез килмәгәннәр иде. Укучылар өчен төрле уеннар уйнаттылар.
Яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән ясалган күргәзмәдә укучылар бик теләп катнаштылар. "Алтын көз хәзинәсе" күргәзмәсендә бик үзенчәлекле, фантазияле композицияләр бар иде. Башлангыч сыйныф укучылары беренчелекне алдылар. 5-7 сыйныф укучылары арасында I урын 7 сыйныф укучыларына бирелде. "Иң эре бәрәңге үстерүче" Насибуллин Муса, "Иң үзенчәлекле бәрәңге" хуҗасы Кыямов Руфил."Кабаклардан кызыклы композиция" иясе Камалетдинов Динар һ.б. бүләкләр алдылар.
Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырылды.
-
Үзидарә көне 03.10.2014

3нче октябрь көнне мәктәптә Үзидарә көне уздырылды. 11 сыйныф укучылары бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алдылар. Иң авыры директор Гафиятуллина Елизавета җилкәсенә төште. "Укытучылар"да укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә кызыклы ,шул ук вакытта кыен икәнлеген аңладылар.
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2014

1 октябрь көнне мәктәбебездә ихтирамга, хөрмәткә лаек кешеләребез -Өлкәннәр кунакта булды. Әлеге бәйрәм кайчан барлыкка килгән соң? Бераз тарихка күз салыйк.1990 нчы елның 14 октябрендә 1 октябрь өлкәннәр көне итеп игълан ителә. Бу бәйрәм 20 нче гасырда барлыкка килә. Иң беренче Европада,аннан Америкада, ә инде 1980 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Өлкәннәр хөрмәтенә "Акчарлак" балалар бакчасы, 7 сыйныф укучылары тарафыннан бик тә кызыклы һәм эчтәлекле бәйрәм кичәсе күрсәтелде. Бәйрәм котлаулары, җылы сүзләр чәй табыны артында дәвам итте.
-
Укытучылар көне 02.10.2014

2-октябрь Укытучылар көне Түбән Татар Майна урта гомуми белем бирү мәктәбендә билгеләнеп үтте.Хөрмәтле хезмәттәшләребез!Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!Сезгә сәламәтлек,иҗат һәм һөнәр уңышлары,авыр һәм җаваплы эшегездә сабырлык телибез.






