Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | stkiyazlysch@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Залалтдинов Ильшат Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80
-
Конкурс отряда по профилактики правонарушений. 31.03.2014

-
Туган якны өйрәнү түгәрәге 29.03.2014

-
“Оста куллар “түгәрәге 29.03.2014

-
тренировочные экзамены в форме ОГЭ и ЕГЭ 27.03.2014

-
8 март бәйрәме 11.03.2014

Кадерле иң газиз хатын-кызларыбыз, әниләребез, кызларыбызга багышланган бик тә кызыклы, матур бәйрәм кичәсе булып узды. Моңлы җырлар, шаян хәлләр, дәртле биюләр, иң-иң изге, ихлас теләкләр барысының да күңеленә хуш килде.
-
Химия атналыгы 11.03.2014

-
Туган тел көне 06.03.2014

5 нче март көнне мәктәбебездә район күләмендә Туган тел көне уздырылды. Бәйге җыр, шигырь, милли ашлар номинацияләре буенча узды. Укучыларның чыгышы залда утырган тамашачыларның берсен дә битараф калдырмагандыр. Аларның чыгышларыннан татар теленең бай, матур, ягымлы,көчле ,саф, чиста булуына тагын бер кат инанасың. Мәктәбебез укучылары Әбрарова Алия -шигырь, Гафиятуллина Лилия -җыр, Әбрарова Гүзәл - милли ашлар номинацияләрендә беренче урыннар алдылар. Әфарин ,кызлар!
-
ветераннар белән очрашу. 26.02.2014

Бөек Ватан сугышы ветераны Колесников Н.П. һәм ветеран укытучы Моратшин Ә.Г. белән очрашу кичәсе уздырдык. . Авыр, дәхшәтле сугышны үз күзләре белән күргән Николай Прокопьевич сугыш хатирәләре турында сөйләде. Укучылар аның чыгышын тын да алмыйча тыңлап утырдылар һәм үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әхмәтзыя Галиевич сугыш чоры баласы. Ул үзенең авыр балачагы турында сөйләде.
-"Мин сезгә бераз көнләшеп тә карыйм. Чөнки сез яхшы, җылы, матур мәктәптә белем аласыз. Тамагыгыз тук, өс-башыгыз бөтен , рәхәтләнеп укырга да укырга. Ата-аналарыгызны, укытучыларны һәрвакыт тыңлагыз. Яхшы укырга тырышыгыз.Ә безгә белем алыр өчен бик күп авырлыклар аша узарга туры килде. Уку әсбаплары юк, тамагыбыз ач, өс-башларыбыз да начар. тик шулай да белем алырга тырыштык. Сезгә бөтен мөмкинлекләр бар. тырышып укыгыз.
Укучылар ветераннарыбызга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар. очрашу кичәсе кызыклы узды.
-
Изгелек эшлик! 21.02.2014

“Кешегә игелек эшләсәң, үзеңә меңе белән кайтыр”- ди халык. Бу чыннан да шулай. Әгәр ярдәмгә мохтаҗ, олы яшьтәге әби-бабайларга булышсак, бу зур яхшылык санала.Безнең тимурчылар ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышалар. Кулларыннан килгәнчә аларның эшләрен җиңеләйтергә тырышалар. 6 сыйныф кызлары Гаҗилә әбигә су кертергә, идәннәрен юарга ярдәм иттеләр. Гаҗилә әби укучыларга теләкләрен теләде. Балаларның йөзләрендә зур канәгатьлек хисләре балкыды.
-
Обелискны шефлыкка алдык. 21.02.2014

"Исәннәрне кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигә татар халкы. Сугыш кырында ятып калган сугышычыларыбызга обелиск куелган. Обелискка ел дәвамында укучылар шефлык итәләр. Кышын тирә-яктагы карларын чистарталар, язын матур-матур чәчәкләр утырталар, җәен чүпләрен утыйлар. Ел дәвамында обелиск чиста тора.






