Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тахталинская начальная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Такталы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, РТ, Аксубаевский район, д. Тахтала ул.Школьная дом 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-35-61 |
| E-Mail: | tahtala1645@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тахталинская НОШ" АМР РТ |
| Руководитель: | Хасанов Рамиль Касымович |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 2 учащихся/2 укучы |
| У нас учат: | 3 учителя/3 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тахталинская начальная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Такталы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Юл куркынычсызлыгы айлыгы. 13.09.2016

Юл куркынычсызлыгы һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча 4-9 сыйныфларда тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 10.09.2016

9 сентябрь көнне мәктәптә "Балаларның куркынычсызлык айлыгы" кысаларында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның төп темалары: 1. Балаларның мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда янгын куркынычсызлыгы, 2.тормыш иминлеге нигезләре, 3. гриппка һәм ялкынсыну чирләренә каршы көрәшү чаралары (ФАП җитәкчесе Сагитова Г.Г чыгышы)
-
Мәктәптә узган чаралар. 08.09.2016

1 сентябрдән алып бүгенге көнгә кадәр безнең мәктәптә чараларга бай булды. Уңышлы гына "Белем көне" "Балаларның куркынычсызлыгы ае" "Экстремизмга һәм терроризмга каршы" айлыгы, "Минем киләчәк профессиям" ачык дәресләре узды.
-
1 Сентябрь-белем көне 01.09.2016

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
Яңа уку елын башлап җибәрдек, бәйрәм тантанасында җирле үзидарә башлыгы Хоснуллина Э.М, район вәкиле Шарашева Г.К һәм әти-әниләр катнашты. Яңа уку елына теләкләр теләнде. Хәерле сәгатьтә!
-
Август киңәшмәсенең район сәнгать, җыр һәм рәсем укытучыларының секция утырышы. 15.08.2016

"Такталы төп гомуми белем бирү мәктәбе" базасында август киңәшмәсенең район сәнгать, җыр һәм рәсем укытучыларының секция утырышы узды. Утырыш үз эченә мастер класс, пленар утырыш, түгәрәк өстәл формаларын алды.
-
Халык-ара балаларны яклау көне 2016 01.06.2016

1 июнь "Халык-ара балаларны яклау көне" буларак безнең мәктәп буенча күңелле бәйрәм чарасы үткәрелде. Мәктәп коллективы һәм барлык сыйныф җитәкчеләре бергәләшеп бай эчтәлекле Сабантуй элементлары кертеп чараны әзерләделәр. Һәрбер уенда һәм чарада барлык укучылар зур кызыксыну белән актив катнаштылар. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә бик актив уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2016

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гөмер агышы.
Соңгы кыңгырау-әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Бу кыңгырау мәктәбебезнең 4 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңгырады. Бәйрәмдә укучылар, әти әниләр, авылдашлар, авыл советы үзидарәсе җитәкчесе Хоснуллина Энҗе Мидхать кызы, район вәкиле Рәхимов Илдар Фаил улы катнашты.
-
Пионерия көне. 23.05.2016

Пионерлар алар – беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белсә дә, алмаш булып варислар үсеп килә. 18 нче майда безнең мәктәптә Пионериянең туган көненә багышланган чара үтте.
-
Тәҗрибә бакчасында бәрәңге утырту. 17.05.2016

Мәктәп тәҗрибә бакчасында бүген бәрәңге утырттык. Чөгендер, кишер, суган да чәчелеп бетте.
-
9 МАЙ 09.05.2016

9 Май җиңү бәйрәме һәйкәл янында укучыларның чыгышлары белән узды.







