Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тахталинская начальная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Такталы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, РТ, Аксубаевский район, д. Тахтала ул.Школьная дом 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-35-61 |
| E-Mail: | tahtala1645@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тахталинская НОШ" АМР РТ |
| Руководитель: | Хасанов Рамиль Касымович |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 2 учащихся/2 укучы |
| У нас учат: | 3 учителя/3 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тахталинская начальная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Такталы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Телефон доверия к ЕГЭ 05.05.2016

«Телефон доверия к ЕГЭ» +7(495)104-68-38, звонки на который будут приниматься с понедельника по пятницу с 9.00 до 18.00 московского времени.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына мәктәп конкурсы. 30.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар мәктәбебездә ай буена дәвам итте.Укучылар чараларда катнашып җиңүләр яуладылар. Айлыкны йомгаклап аларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
ОБЖдан ачык дәрес. 30.04.2016

ОБЖ фәненнән су басу, урманда янгыннар, велосипед йөртүчеләргә юл кагыйдәләре темаларына ачык дәресләр үтте.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына район конкурсы 30.04.2016

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган район конкурсының “Яшь шагыйрь” номинациясендә үзе иҗат иткән “Туган тел” шигыре башкарып, 5 сыйныф укучысы Сафиуллин Фазыл, “Нәфис сүз остасы” номинациясендә Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен башкарып, 6 нчы сыйныф укучысы Шафмков Әнис 2 нче урын яулап мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Ә 7 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Лилия “Кул остасы” номинациясендә катнашып 3 урынга лаек булды.
-
Юбилей белән!!!! 20.04.2016

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кадырова Г.Гны 50 яшлек юбилее белән котлыйбыз!!!
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр! -
Габдулла Тукайга 130 20.04.2016

Мәктәбебездә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган айлык кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Китапханәче Ибятуллина Ф.Х аның тормыш һәм иҗатын яктыртучы китап күргәзмәсе оештырды.
-
ӨМӘ-2016 16.04.2016

Бүген мәктәбебез "Бөтен Рәсәй өмәсе" ндә катнашты. Укучылар һәм укытучылар тарафыннан мәктәп һәм мәктәп яны тирәсе территориясе җыештырылды. Өмә бик күңелле узды.
-
Фәнни-гамәли конфренция. 12.04.2016

8 апрель көнне Яңа Дума урта мәктәбендә В.О Ключевскига 175 ел тулуга багышланган конференциядә 8 сыйныф укучысы Зарипова Айсылу 3нче урынга лаек булды.
-
"Яшь талантлар" 09.04.2016

"Яшь талантлар" түгәрәгендә шөгельләнүче Гельметдинов Зинфир, Зарипова Айсылу, Гинятуллина Зиния һәм җитәкчеләре Зарипова Зөлфияне район күләм "Йолдызлык-2016" конкурс-фестиваленең зона этабында 2нче урынны, финал этабында 3нче урынны алулары белән котлыйбыз.
-
ГТО ни өчен кирәк? 09.04.2016

7 апрель көнне 5-6 сыйныф укучылары белән "ГТО ни өчен кирәк?" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.







